Татарстанда "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" энергияне сак тоту Фестивале үтәчәк

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 5 сентябрендә "Татар-информ" МА Татарстанда "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" энергияне сак тоту  Фестивален уздыру сораулары буенча  матбугат конференциясе булып узды.  

Фестивальнең программасы һәм максатлары турында хәбәрчеләргә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев һәм Казан шәһәре Башкарма Комитеты икътисади үсеш Комитеты рәисе Илдар Шакиров сөйләделәр. 

Яшьләр инициативасы кысаларында һәм Россия энергетика министрлыгы, "Торак-Коммуналь Хуҗалыкны реформалауда ярдәм итү Фонды” Дәүләт корпорациясе, Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, "Глобаль энергия" премиясе лауреатлары һәм башка оешмалар ярдәме белән агымдагы елның сентябрендә Россиядә “Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" энергияне сак тоту масштаблы фестивале узачак.

Фестивальнең максаты – халык арасында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт мәдәниятен популярлаштыру, заманча энергияне саклау технологияләрен кертү.

Фестивальгә старт 2 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумның  мәдәни программасы кысаларында бирелде. Төбәкләрдә Фестиваль 2016 елның  3 - 11 сентябрь көннәрендә узачак.

Татарстан Республикасы энергияне сак тоту Фестивален уздыруны хуплады. Төп чаралар 10 сентябрьдә Казан шәһәренең  "Казан" гаилә Үзәге территориясендә  узачак (Сибгат Хәким ур, 4).

Фестиваль бөтен гаилә вәкилләре өчен бәйрәм форматында хакимият органнары вәкилләре, компанияләр, фән эшлеклеләре, мәдәният, спорт вәкилләре катнашында узачак.

Фестивальнең төп идеясе – энергияне сак тоту өлкәсендә петиция, өйдә һәм эштә энергиягә карата сакчыл мөнәсәбәт нияте турында шәхси декларация имзалау буенча акция.

Әлеге акция 2016 елның 2 сентябреннән 23 ноябренә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр Мәскәүдә узачак энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча ENES-2016 халыкара форумында ясалачак.

Акцияда теләгән һәркем катнаша ала: “Интернет” челтәрендә Фестиваль сайтында ((www.вместеячре.рф) энергиягә сак мөнәсәбәт турында петиция яисә шәхси декларация имзаларга, 10 сентябрьдә Фестиваль мәйданында имзалар җыю буенча аерым зона оештырылачак.

Фестиваль уңаеннан Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләрендә агымдагы елның сентябренең беренче декадасында энергияне сак тоту дәресләре үткәреләчәк (Казан шәһәрендә мондый дәресләр 2016 елның 2 - 6 сентябрендә узачак).

Әлеге чаралар ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, ТР ягулык-энергетика комплексы предприятие һәм оешмалары ярдәмендә уздырылачак.

Фестиваль мәйданчыгында энергия сак тоту буенча демонстрацион күргәзмәләр оештырылачак,  алар Фестивальнең концепциясе нигезендә "Гаилә", "Шәһәр", "Ил" зоналарына бүленәчәк.

Күргәзмәдә ТР энергетика комплексы предприятиеләре һәм оешмалары катнашачак ("Генерирующая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ, "Татэнергосбыт" АҖ, "Сетевая компания" ААҖ, "Казан энергосервис үзәге" МУП, Казан дәүләт энергетика университеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге", "Диодлы технологияләр" ҖЧҖ, "Идел буе экология компаниясе" ҖЧҖ).

Мәгълүмат өчен:

Энергия нәтиҗәлелеге сәясәтен гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисади сәясәте өстенлекләренең берсе булып тора.

Энергияне сак тотуның республика, тармак, җитештерү һәм муниципаль программасы кабул ителгән һәм тормышка ашырыла.

Әлеге программаларны тормышка ашыру кысаларында энергияне сак тоту  чаралары үткәрелә һәм заманча энергоэффектив карарлар гамәлгә кертелә.

Шулай итеп, 2015 ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь өлкәдә 3,5 меңнән артык фатир индивидуаль җылытуга күчерелгән, капиталь ремонтлау программасы буенча 1000 артык күп фатирлы йортлар ремонтланган,  урамнарны яктырту системасын модернизацияләү үткәрелгән, анда 11,9 мең энергияне сак тотучы яктырткыч урнаштырылган, торак фонды объектларын энергия ресурсларын куллануны гомумйорт исәпкә алу приборлары белән җиһазлау 100% тәэмин ителгән.

Бу торак өлкәсендә соңгы 2 ел эчендә куллануны киметергә мөмкинлек бирде (исәпләгәндә, мәйданның бер квадрат метрына):кайнар һәм салкын су буенча 3,5%; җылылык энергиясе бирү буенча 4,5%; электр энергиясе буенча 2,3%.

Транспорт комплексында газ-мотор ягулыгында йөрүче 1000 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән Универсиада-2013 катнашучыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтү өчен 130 автобус.

Энергетика комплексында яңа куәтләрне кертү һәм яңарту буенча эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International