Россия Федерациясендә КХДР илчесе Ким Хен Джун белән очрашу

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 5 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Корея Халык-Демократик Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Ким Хен Джун белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Төньяк Кореягә булган визитын искә төшерде. Ул вакытта Татарстан делегациясе илнең җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырдылар һәм Төньяк Кореянең әйдәп баручы предприятиеләрендә булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, делегацияләрнең үзара визитлары һәм эшлекле элемтәләргә ярдәм итү Россия-Төньяк Корея мөнәсәбәтләре кысаларында КХДР һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба ныгуга һәм үстерүгә  ярдәм итәчәк. 

(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International