Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре Көненә багышланган тантаналы чара

2016 елның 4 сентябре, якшәмбе

2016 елның 4 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре Көненә һәм Шәһәр Көненә багышланган тантаналы чара узды.

Үзенең сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм Шәһәр көне белән котлады.

Ул билгеләгәнчә, республиканың нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зур хезмәт казанышлары белән каршы алалар. Аерым әйтсәк, нефть чыгару күләмен арттыру һәм углеводородлар чималы запасларын үстерү тәэмин ителгән. Газны һәм нефть, нефть продуктларын кулланучыларга өзлексез җиткерү эше көйләнгән.

Илнең нефть эшкәртү сәнәгате өчен мөһим вакыйгалар булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе Комплексында акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм эшкәртүнең тирән дәрәҗәгә ирешү. Моннан тыш, "Татнефть" компаниясенең  нефть химиясе, энергетика предприятиеләрендә һәм ваклап сату челтәрендә җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булды.

Җитештерү эшчәнлеге белән беррәттән нефть-газ сәнәгате предприятиеләре  Татарстанлыларның яшәү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән социаль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар, дип билгеләп үтте ТР Президенты. "Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә барысы да елдан ел яхшыра. Бүген нефтьчеләр һәм газчыларның хезмәте дәүләтнең икътисадый үсешен билгели, энергетик куркынычсызлыкның һәм ил гражданнарының социаль иминлегенең гаранты булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты тармак ветераннарына җиткерде. "Без һәрвакыт нефть-газ сәнәгате тарихы барлыкка килүен истә тотачакбыз, шулай ук, беренче булып геройларча хезмәт итүчеләрне, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Сез безнең бүгенге казанышларыбызга нигез кордыгыз. Сез салган профессиональлек традицияләре, җаваплылык, һөнәргә тугрылык, туган республикабызга булган мәхәббәт яңа буын нефтьчеләр һәм газчылар тарафыннан дәвам итеп арттырыла".

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың көньяк-көнчыгышында нефть,газ компанияләре шәһәр булдыручылар. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Көне биредә лаеклы рәвештә бәйрәм ителә, ул халык бәйрәменә әйләнде һәм шәһәр Көне белән бергә уза, Әлмәтнең бөтен тарихы нефть белән бәйләнгән.

"Без Татарстанның нефть башкаласы ничек үзгәргәнен күрәбез, ул Россия Федерациясенең заманча төзекләндерелгән һәм яшәүгә уңайлы булган шәһәрләренең берсенә әйләнә бара. Әлмәт һәм Әлмәт районы җирле халкының  хезмәте – республика социаль-икътисадый үсешенең лидеры", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International