Көн тәртибендә – Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эше

2016 елның 2 сентябре, җомга

2016 елның 2 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдәге  Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә республиканың министрлык, ведомство, иҗтимагый оешма  җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдәге  Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең 2016 елның июль-август айларындагы эш нәтиҗәләре тикшерелде, ТР Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук, ТР Вәкиллекләренең ватандашлар белән эшләү, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү  өлкәсендә перспектив эш планы һәм бурычлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International