ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе составында Германия машина төзүчеләре Союзы җитәкчелеге (VDMA) белән очрашты. Очрашу Франкфурте-на-Майне шәһәрендә Германия машина төзүчеләре Союзының (VDMA) штаб-фатирында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты (2016 елның 12-13 сентябрендә) кысаларында үтте. 

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Германия машина төзүчеләре Союзы Баш идарәчесе Тило Борман мөрәҗәгать итте. Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләп, Германиядә машина төзелеше тармагы - иң мөһимнәрнең берсе, аның китергән табышы 218 млрд евро тәшкил итә, бу өлкәдә милллионга якын кеше хезмәт куя. Биредә традицион рәвештә 200 хезмәткәрле вак һәм урта предприятиеләр эшли. 


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 10 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов энергияне сак тоту "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" Бөтенроссия Фестивале ябылу вакытында Мәскәү белән туры элемтәдә чыгыш ясады. Ул башкалада яшәүчеләрне шәһәр Көне белән котлады һәм Мәскәү һәм Казан хакимиятләре тарафыннан ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану өлкәсендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

"Татарстан Республикасы, аның башкаласы - Казан шәһәре кунаклары һәм халкы исеменнән – барыгызны бергә "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" фестивале белән сәламлим. Форсаттан файдаланып, хөрмәтле мәскәүлеләр, сезне шәһәр Көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Без Мәскәүдә төзекләндерү һәм энергияне сак тоту буенча зур эш алып барылганын беләбез  һәм болар барысы да тормышның сыйфатына уңай тәэсир итә, – дип ассызыклады Алберт Кәримов. – Һичшиксез, бу Мәскәү шәһәре хакимиятенең бу эшкә мөмкин кадәр игътибарлы булуы ярдәмендә башкарыла".


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 9 сентябрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең дүртенче утырышы узды (Эшче төркем).

Утырышта Эшче төркем рәистәшләре - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад министры Батыр Базаров, шулай ук, Төрекмәнстан һәм Татарстан Эшче төркеме әгъзалары - Татарстан һәм Төрекмәнстан министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Эшче төркем утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад министры Батыр Базаров очрашулары булып узды.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 8 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан пластиклары һәм компаундлары - автомобиль төзелешендә импортны алыштыру” темасына киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә Татарстан һәм Россия автомобиль төзелеше һәм нефть химиясенең әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар арасында "Форд Соллерс", "КАМАЗ", "Автоваз-Рено-Ниссан" ("АРИЗО"), "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Кварт" АҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Тахимпласт" ҖЧҖ һәм башкалар бар иде.

2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисы территориясендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчелеге вәкилләре берьюлы өч югары технологияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.

Беренче предприятие - Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерүче станция – үз продукциясе белән Казан һәм Татарстан предприятиеләрен тәэмин итәргә ниятли. Технополисның Франция резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөнья лидеры. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итәргә  мөмкинлек бирә. Бу предприятиеләрнең энергия чыгымнарын һәм зарарлы матдәләр күләмен киметергә ярдәм итәчәк.

2016 елның 8 сентябрендә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Composite Battle World Cup Kazan 2016” I Халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Композит материаллар өлкәсендә яшь белгечләрнең ярышлары беренче тапкыр  узган ел Мәскәүдә “Open Innovation” форумы вакытында узган иде. Быел исә турнир дөнья мәйданына чыга һәм ул Казанда үткәрелә.

Чемпионат агымдагы елның 26 октябреннән 29 октябренә кадәр дәвам итәчәк.  Бүген Казанга утырышта катнашу өчен чемпионатны оештыру комитеты әгъзасы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының “Россия композитлары” үзәге директоры Владимир Нелюб килде.

2016 елның 8 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» Инженер үзәгенең яңа офис  бинасын ачу тантанасы узды.   

Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделгәниев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.

2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында куллану темасына ике түгәрәк өстәл булып узды.  

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты. 

Беренче түгәрәк өстәлдә катнашучылар төзелеш өлкәсендә нефть-газ химиясе комплексы продукциясен эшләү һәм куллану буенча берничә проект карадылар. 


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Казанда старт алган Татарстан нефть, газ, химия форумының дәвамы буларак "Нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм эшләүдә инновацияләр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Аның модераторы буларак Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.

«Бу мәйданчык 1993 елдан бирле нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив диалог урынына әйләнеп бара. География сизелерлек киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләрдән 600  артык делегат теркәлде. Инанам ки: галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруда хезмәт итәр», - дип инануы белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International