2016 елның 5 сентябрендә Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәре халык хөкүмәте мэры Сун Сибинь әфәнде башлыгындагы Кытай делегациясе белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның Кытай белән хәзерге мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын бәяли һәм Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән һәртөрле элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.
Ул узган елның октябрендә Харбин шһәрендә булганын һәм ЭКСПО Россия-Кытай күргәзмәсендә катнашуын искә алды. Визит кысаларында Татарстан Президенты Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао әфәнде белән очрашты һәм Кытай эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Харбин Россия белән тарихи бәйле. Бүген ул алга киткән машина төзелеше, фармацевтика һәм азык-төлек кластерлары белән Төньяк-Көнчыгыш Кытайның сәнәгать үзәкләренең эре шәһәрләренең берсе. Моннан тыш, шәһәр зур үсеш алган фәнни-техник һәм туристик потенциалга ия.
Республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. "Безнең республикага еш кына КХР җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле делегацияләр килә. Татарстан вәкилләре дә илегездә еш кунак булалар. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Казанда Кытай Генераль консуллыгын ачу турында карар бар, - диде ТР Президенты. - Югары уку йортларыбыз да актив элемтәдә тора. Татарстан "Идел-Янцзы" уртак региональ төркеме эшендә актив катнаша".
Быел февраль аенда Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар җитештерүче "Аммоний" заводы эшли башлады, аның төзелешендә Кытай милли химик-инженер корпорациясе катнашты. Ә апрель аенда Яр Чаллы шәһәрендә "Хайер" компаниясе суыткычлар җитештерү буенча завод ачты.
Татарстанга Кытай туристлары еш килә. 2016 елның август башыннан махсус КХР халкы өчен Урумчидан Казанга чартер рейслары оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов өстәвенчә, Татарстан Харбин бизнесына Россия базарына чыгу өчен старт мәйданчыгы булырга әзер. "Бүген республикабыз территориясендә ике махсус икътисадый зона эшли. "Алабуга" МИЗ Кытай капиталы катнашында 3 проект гамәлгә ашырыла, - диде ТР Президенты. - Без алга таба да сез тәкъдим иткән проектларны карарга һәм ярдәмгә әзер".
Сун Сибинь үз чиратында Рөстәм Миңнехановка җылы каршы алуы һәм Казанга Кытай делегациясе визиты югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан белән үзара багланышлар Харбин өчен зур кызыксыну уята.
(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары буенча)