ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Цви Хейфец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Израиль һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү перспективалары  турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов килгән кунакка кыскача республиканың икътисади, инвестиция, туристик потенциалы турында сөйләде. Үзара файдалы элемтәләр төзерлек берничә юнәлеш бар, дип ассызыклады ТР Президенты. Аерым ул  нефть химиясе, сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләрне атады.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябрендә Тукай муниципаль районында "Сетевая компания" ААҖ яңа энергия объекты - Бигеш 220 кВ подстанциясе рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелде.  

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле производство вәкилләре катнашты. 

Яңа подстанция төзүнең төп максаты - Түбән Кама энергорайонында нефть-химия комплексын электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын арттыру. Яңа объект сафка басу белән энергия белән тәэмин итүдә тайпылышлар булу сәбәпле авария очраклары кимеячәк. 

2016 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler уртак проекты - SFTP кабина каркаслары җитештерүче завод төзелеше барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр. 

Яңа буын "КАМАЗ" автомобильләре өчен кабина каркаслары җитештерүче завод төзелеше быел март аенда башланды. Әлеге проект кабина каркаслары  җитештерүнең тулы циклын оештыруны күз алдында тота, моңа эретеп ябыштыру һәм буяу дә кергән.

Предприятие автомобиль заводының җитештерү объектлары территориясендә төзелә. Әзер продукция Чаллы автогигантының баш конвейерына һәм Mercedes-Benz авыр йөк машиналары җыючы производствосына җибәреләчәк

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

2016 елның 1 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Татнефть" ГАҖ шина комплексы составына керүче кайбер предприятиеләрдә булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Түбән Кама шина" ГАҖ, "Түбән Кама шиналар заводы ЦМК" ҖЧҖ, "Түбән Кама техник углерод заводы" АҖ җитештерү мәйданчыкларында булды. Ул җитештерелә торган продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәтелгән һәм җитештерүне модернизацияләү проектларын тормышка ашыруны барышы белән танышты.

2016 елның 1 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге “Генерирующая компания” ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышында компаниянең агымдагы елның беренче алты аендагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар.

Бу вакыт аралыгында электр энергиясен җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1% түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5% кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган. Электр энергиясен җитештерүнең кимүе базарда бәя төшү тенденция белән даими рәвештә ягулыкка бәяләр артып торуда  аңлатыла. Җылылык энергиясенә килгәндә тышкы һава температурасы узган җылылык сезонында югарырак булды, моннан тыш җылылык аралыгы да кыскартылган иде. 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 31 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Ростех” Дәүләт Корпорациясе составына кергән "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре - "Россия Фәннәр Академиясе Мәскәү радиотехника институты" АҖ генераль директоры урынбасары Виталий Павленко, "Рыбинский приборлар төзү заводы" АҖ башкарма директоры Оскар Газизов, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм "Элекон" Казан заводы ААҖ вәкилләре катнашты.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанлыларга Республика Көне уңаеннан Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Кадерле Татарстанлылар!

Егерме алтынчы тапкыр Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен – Республика Көнен билгеләп үтәбез.

Бу вакыйга Татарстанның хәзерге тарихының башлангыч ноктасына әйләнде, күпмилләтле Россия һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, хезмәт сөючән, патриотизм рухында, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык Татарстанлыларны берләштерде.

​Икътисадның заманга ярашлы итеп яңарту, Иннополис  югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядә иң уңышлы потенциал үстерүче  «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, федераль дәрәҗәдәге «ИнноКам» эре кластерын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү  һәм яңалыклар үзләштерүдә актив эшләү – болар барысы да киләчәктә Татарстан Республикасы үсешенә юл ача.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 29 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара багланышларны үстерү бүлеге башлыгы Хәсәнова Гүзәлия Легат кызына Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы арасындагы төбәкара элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

2016 елның 29 августында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья икътисадый форумының глобаль шейперлары бергәлеге вәкилләре белән очрашуы булып узды. Очрашуда катнашучылар Татарстанның, Россиянең үсеш перспективалары һәм заманча глобаль икътисадның тенденцияләре хакында фикерләштеләр.  

"Сезнең бирегә икенче кат килүгез күңелле күренеш. Без Давосс икътисадый форумы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мин профессор Швабка, сәяси кыенлыкларга карамастан, безнең илебезгә һәм республикабызга күрсәткән игътибары һәм җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтлемен. Миңа Давосс икътисадый форумының яшьләргә нигезләнүе бик ошый", - дип билгеләде Татарстан лидеры үзенең кереш сүзендә. Ул хәбәр иткәнчә, быел бөтендөнья икътисадый форумында белгечләр дүртенче технологик революция турында бик актив фикер алыштылар. Шул ук тема бүген Рөстәм Миңнехановның шейперлар белән очрашуында да үзәк урынны алды. "Сезнең фикерегезне ишетү миңа бик кызыклы", - дип ассызыклады Татарстан Президенты Казанга 25 илдән килгән яшь делегатларга мөрәҗәгать итеп.


27
август, 2016 ел
шимбә

2016 елның 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Баулы районына эш сәфәре кысаларында "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулуга һәм Баулы шәһәре Көненә багышланган тантаналы чара булып узды.   

Барысын да истәлекле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов зур девон нефте Баулы сәнәгате үсешенә этәргеч булды дип белдерде. Ул вакытларда авыл хуҗалыгы районы булган район өчен һәм Баулы халкы өчен күп нәрсә үзгәрде. "Бу вакыт эчендә "Баулынефть" "Татнефть"нең динамик рәвештә үсүче инновацион-актив предприятиеләренең берсенә әйләнде. Нәкъ менә монда илдә беренче мәртәбә контурдан тыш суландыру алымнары, катламнарны гидроаеру, катлам басымын саклау системасы гамәлгә кертелде", - дип ассызыклады ТР Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International