2016 елның 10 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов энергияне сак тоту "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" Бөтенроссия Фестивале ябылу вакытында Мәскәү белән туры элемтәдә чыгыш ясады. Ул башкалада яшәүчеләрне шәһәр Көне белән котлады һәм Мәскәү һәм Казан хакимиятләре тарафыннан ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану өлкәсендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
"Татарстан Республикасы, аның башкаласы - Казан шәһәре кунаклары һәм халкы исеменнән – барыгызны бергә "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" фестивале белән сәламлим. Форсаттан файдаланып, хөрмәтле мәскәүлеләр, сезне шәһәр Көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Без Мәскәүдә төзекләндерү һәм энергияне сак тоту буенча зур эш алып барылганын беләбез һәм болар барысы да тормышның сыйфатына уңай тәэсир итә, – дип ассызыклады Алберт Кәримов. – Һичшиксез, бу Мәскәү шәһәре хакимиятенең бу эшкә мөмкин кадәр игътибарлы булуы ярдәмендә башкарыла".
"Без монда, шулай ук, энергияне сак тоту мәсьәләләренә игътибар белән карыйбыз. Тулай төбәк продуктының энерго дәрәҗәсе елдан-ел кими һәм бу эш зур кампанияләр дәрәҗәсендә дә, безнең югары уку йортлары һәм гади гражданнар дәрәҗәсендә дә үткәрелә. Без рәхәтләнеп энергияне сак тоту “Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" фестивален үткәрү инициативасын хупладык – дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов.
Исегезгә төшерәбез, көн дәвамында фестивальнең мәйданчыкларында яшь галимнәр һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләре вәкилләре шәһәрлеләргә ресурсларны рациональ файдалану алымнары турында сөйләделәр, "акыллы йорт" концепциясе һәм уңайлылыкка зыян китермичә энергияне саклау эффектына ничек ирешергә. Фестивальне оештыручылар ассызыклаганча, аның төп бурычы – җәмгыятьнең игътибарын яңартылган, альтернатив энергетикага юнәлтү.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/09/10/519905/