Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең утырышы узды

2016 елның 9 сентябре, җомга

2016 елның 9 сентябрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан Уртак Эшче төркеменең дүртенче утырышы узды (Эшче төркем).

Утырышта Эшче төркем рәистәшләре - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад министры Батыр Базаров, шулай ук, Төрекмәнстан һәм Татарстан Эшче төркеме әгъзалары - Татарстан һәм Төрекмәнстан министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Эшче төркем утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад министры Батыр Базаров очрашулары булып узды.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе, Эшче төркемнең Татарстан ягы Рәистәше Алберт Кәримов Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. Төрекмәнстан Татарстан Республикасының традицион партнеры булып тора. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Төрекмәнстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 7,4 млрд сум тәшкил иткән. Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы кайбер сәнәгать тармакларында уңышлы гына хезмәттәшлек итәләр. Әйтик, Төрекмәнстан территориясендә Татарстанның «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, « КЭР-Холдинг» компаниясенең вәкиллекләре эшләп килә. Уртак проектлар тормышка ашырыла, шул исәптән, нефть бирүне арттыруга юнәлдерелгән хезмәт күрсәтү буенча "Татнефть" компаниясе белән уртак проект.  «КАМАЗ» ГАҖ Төрекмәнстан министрлыклары һәм ведомстволары өчен 2006 елдан бирле 8,5 мең берәмлектән артык техника җибәргән.  Төрекмәнстанда Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге эшли.

Ул ассызыклаганча ике якка да файдалы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы алга таба Төрекмәнстан белән экспорт-импорт операцияләрен арттыруга, җибәрелә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтү номенклатурасын киңәйтүгә юнәлдерелгән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тирәнәйтү белән кызыксына. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек үсешендә кызыксынган сәнәгать предприятиеләре арасында - "Татнефть" ГАҖ һәм "КАМАЗ" ГАҖ, "Казанкомпрессормаш" АҖ, "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Татхимфармпрепаратлар" АҖ, "Серго исемендәге завод", "КЭР - Холдинг" компаниясе бар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы белән берлектә кече һәм урта бизнес предприятиеләрен Төрекмәнстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Елдан-ел Татарстан вузларында укучы Төрекмәнстан студентлары саны арта: 2015-2016 уку елларында 17 учреждениедә 1530 студент укыган. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Төрекмәнстан Республикасы Фәннәр  Академиясе белән хезмәттәшлек турында Килешү имзалау яклы.

Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында 2016 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Төрекмәнстанда (Ашхабад шәһәрендә) Татарстан Республикасы Көннәрен уздыру планлаштырыла. Әлеге чара барышында Төрекмәнстан Бәйсезлегенең 25-еллыгына багышланган икътисадый казанышлар күргәзмәсендә Татарстан делегациясенең катнашуы көтелә, Төрекмәнстан-Татарстан форумын үткәрү, Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итү, Татарстан Республикасының сәнгать осталары концертын һәм халык һөнәрчелеге осталары эшләренең күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Шулай ук, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасын имзалау планлаштырыла. 2017 елда Казанда Төрекмәнстан икътисады Көннәрен үткәрү планлаштырыла.

Төрекмәнстан икътисад министры, Эшче төркемнең Төркмәнстан ягы Рәистәше Батыр Базаров Татарстан Республикасына Төркмәнстан делегациясе визитының  программасын эчтәлекле итеп оештырулары өчен рәхмәтен белдерде, визит кысаларында Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре Татарстан нефть-газ- химия  форумы эшендә катнашты, ТР төрле тармак юнәлешендәге предприятие һәм оешмаларында булдылар, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы белән таныштылар.

Батыр Базаров ассызыклаганча, Төрекмәнстан Татарстанны төп партнерларының берсе буларак карый. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең  уңышлы мисаллары сыйфатында ул Төрекмәнстан компанияләренең "КАМАЗ" ГАҖ һәм "Татнефть" ГАҖ белән кооперация элемтәләрен атады.

Татарстанда үткәрелә торган Эшче төркемнең 4 утырышы сәүдә – икътисадый һәм технологик хезмәттәшлекне үстерүне арттыру өчен яңа импульс бирәчәк, дигән ышаныч белдерде ул. Перспектив юнәлешләр арасында Төрекмәнстан делегациясе җитәкчесе машина төзелеше, нефть чыгару, энергетика, алдынгы технологияләрне кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү кирәклеген атады.

Утырышта катнашучылар төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль сорауларын тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, эшлекле партнерларның  тәкъдимнәре белән таныштылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры,  Эшче төркем Рәистәше Алберт Кәримов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад министры, Эшче төркем Рәистәше Батыр Базаров Эшче төркем утырышының Йомгаклау беркетмәсен  имзаладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International