2016 елның 12 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе составында Германия машина төзүчеләре Союзы җитәкчелеге (VDMA) белән очрашты. Очрашу Франкфурте-на-Майне шәһәрендә Германия машина төзүчеләре Союзының (VDMA) штаб-фатирында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты (2016 елның 12-13 сентябрендә) кысаларында үтте.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Германия машина төзүчеләре Союзы Баш идарәчесе Тило Борман мөрәҗәгать итте. Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләп, Германиядә машина төзелеше тармагы - иң мөһимнәрнең берсе, аның китергән табышы 218 млрд евро тәшкил итә, бу өлкәдә милллионга якын кеше хезмәт куя. Биредә традицион рәвештә 200 хезмәткәрле вак һәм урта предприятиеләр эшли.
Рөстәм Миңнеханов Германия машина төзүчеләре Союзы вәкилләрен сәламләп, һичшиксез Германиянең машина төзелеше тармагы дөньяда иң яхшыларның берсе һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдерә диде. ТР Президенты Германия Федератив Республикасына визитлар графигы тыгыз булуын һәм инде Татарстан делегациясе белән Саксония, Тюрингия, Бавариядә булуларын искә төшерде, киләчәк планнарында - Түбән Саксония, Төньяк Рейн-Вестфалиягә визиты барлыгын хәбәр итте.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасы турында сөйләде - аның географик торышы, социаль-икътисади һәм сәнәгать потенциалын тасвирлады. Хәзерге вакытта Татарстанда Германиянең 80 компаниясе эшли, дип хәбәр итте ул. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Германия бизнесын энергетика, нефтехимия, автомобиль төзелеше, самолетлар төзелеше, машина төзелеше, ИТ һәм башка югары технологияләр, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка тармаклары белән кызыксындыра ала.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан делегациясе быел июнь аенда Германиядә авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында "Кыр көннәре"ндә DLGhttp://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/669858.htm" катнашты. Без Германиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын, машиналарны, җиһазларны киң кулланабыз һәм аларның югары сыйфатлылыгында шигебез юк, диде ул. Икътисадый вәзгыять аркасында, дип билгеләде ТР Президенты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Германиядә җитештерелгән техниканы сатып алуда мөмкинлекләре чикләнде. Ләкин Россия җитештерүчеләре өчен субсидияләр бар. Германия компанияләренең Россия территориясендә производстволарын урнаштыру мөмкинлеге бар, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан моның өчен мәйданчык була ала. Татарстан Президенты Германия машина төзүчеләре Союзы белән берлектә ике як өчен дә файдалы булган эшлекле элемтәләрне активлаштыру кирәклеге хакында әйтте.
Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдир итте. Ул Татарстан һәм Германия һәм аларның регионнарының ике якның потенциалын куллану һәм мөнәсәбәтләрне үстерү үстерү өчен мөмкинлекләре җитди булуына ышанычын белдерде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Германия машина төзүчеләре Союзы җитәкчелеген бизнес визит белән Татарстан Республикасына чакырды. Шулай ук, Татарстан Президенты эш төрекемнәрен дә төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен билгеләү өчен чакырды.
Мәгълүмат өчен :
Германия машина төзүчеләр Союзы (VDMA) Европада сәнәгать тармагы предприятиеләрен берләштерүче иң эре оешма. 1892 елда нигез салынып VDMA коммерцияле булмаган партнерлыктан гыйбарәт, анда якынча 400 хезмәткәрләр эш белән мәшгуль һәм 3000 компания аның әгъзалары булып тора. Союз Германиядә һәм чит илләрдә машина төзелеше секторына өлкәләрендә эшчәнлеген алып бара һәм урта һәм кече предприятиеләр мәнфәгатьләрен чагылдыра.
VDMA штаб-фатиры Франфурт-на-Майнада урнашкан. Регион челтәре вәкиллекләре Германиянең төрле сигез федераль җирләрендә урнашкан, шулай ук дөньяның мәсәлән, Берлин, Брюссель, Пекин, Шанхай, Калькутта һәм Токио кайбер башкалаларын да иңләгән.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)