ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 14 октябрендә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ коллективы ватаныбыз машина төзелеше өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга тапшырды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Президенты Александр Лаврентьев катнашты.

"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ ("КМПО") 1931 елда нигезләнгән һәм ул Россиянең машина төзелеше предприятиеләренең иң эреләреннән берсе. Бу көннәрдә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумы утырышы узды.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумының башка әгъзалары катнашты.

Утырышта катнашучылар инвестор–компанияләр тәкъдим иткән җиде проектны карадылар. Каралган проектлар санында-Республика клиника онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып ядер медицинасы төбәкара үзәген булдыру проекты, Менделеевск муниципаль районында "Аммоний Агро" сәнәгать паркын булдыру проекты, аның максаты – агрохимия (сыекча ашламалар, тукокушылмалар, карбид-аммиаклы ашламалар һ. башкаларны җитештерү); "Менделеевск сәнәгать үзәге"н булдыру проекты (проектны "Аммоний" заводы территориясендә урнаштыру планлаштырыла, проектның профиле – хәзерге заман төзелеш материаллары җитештерү (вак таш, бетон, төрү тартмалары һ.б.); Питрәч муниципаль районында DAF һәм Mercedes Benz автомобиленәхезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген булдыру проекты.

2016 елның 13 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының Беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.

Яклар билгеләп үткәнчә, икеяклы хезмәттәшлекнең динамик үсешенә Татарстан һәм Беларусь предприятиеләренең нәтиҗәле кооперациясе ярдәм итә. Игътибар Татарстан һәм Беларусь җитәкчелеге Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары өлкәсендә  нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр.

2016 елның 13 октябрендә Казанда Finopolis инновацион финанс технологияләр  Форумы ачылды. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Элвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР кредит-финанс предприятиеләре һәм учрежденияләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Форум башланыр алдыннан кунаклар фойеда форумның партнерлары- компанияләре күргәзмәләре белән таныштылар. FinTech аллеясен карадылар, монда финанс технологияләр өлкәсендә проектларын гамәлгә ашыручы Россия стартаплары җыелган. 


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 октябрендә Ашхабадта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары  Батыр Атдаев катнашында Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узды. Форумның модераторы булып Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев чыкты.

Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Батыр Атдаев мөрәҗәгать итте һәм эшлекле элемтәләр  урнаштыруда уңышлар теләде.

Кереш чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. «Бу очрашу ике яклы багланышларны үстерүгә яңа этәргеч булыр. Катлаулы халыкара вәзгыять шартларында Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия булачак. Һәм үзара хәрәкәт итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, аларны нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. Бүген Татарстан һәм  Төрекмәнстан Хөкүмәтләре 2019 елга кадәр хөкүмәт ара хезмәттәшлек программасына имза атачак. Программада икътисадый хезмәттәшлек үсешенең  төп юнәлешләре беркетелгән. Безгә аны конкрет эчтәлек, уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк»,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең  Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узачак. Форум барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.      

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрәчәк. Татарстан белән Төрекмәнстан эшлекле даирә  вәкилләре катнашында адреслы очрашулары узачак, анда алга таба ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралачак.

2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов белән очрашты. Очрашу вакытында ике як  Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә  хезмәттәшлек итү сорауларын карадылар. 

Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгый палатасында Төрекмәнстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышланган икътисади казанышлар күргәзмәсе ачылачак. 


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевны Татарстан Республикасы үсешенә өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе генераль директоры (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) Алексей Пахомов һәм башкалар катнашты.

Бүләк Александр Лаврентьевка актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды. 


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 8 октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче белән очрашты. Очрашуда   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге һәм МИЗ Төркия компания-резидентлар җитәкчеләре катнашты.         

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә: «Бүген республикада Төркиянең 10 заводы уңышлы эшли, энергетика, төзелеш, машина төзелеше, нефтехимия, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак предприятиеләр бар. Төркия компанияләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗ, «Яр Чаллы» өстенлекле үсеш территорияләрен һәм республикабызның охшаш мәйданчыкларын сайлап алулары – күңелле  күренеш». 

2016 елның 8 октябрендә ТР Алабуга мунициципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Шишеджам» Төркия компаниясенең ике яңа заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды: «Тракья Гласс Рус» заводы (төзелеш пыяласы җитештерү) һәм «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводы (автомобиль пыяласы җитештерү). Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге, Татарстан һәм Төркия дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре катнашты.         


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International