Татарстан Республикасы делегациясенең АКШ эш сәфәре кысаларында Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторы Джерри Браун (АКШ) белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Илчесе Сергей Кисляк, Россия Федерациясенең Сан-Франциско шәһәрендәге генераль консулы Сергей Петров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
2016 елның 13 ноябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» ТР эшче яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие – Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.
Фестиваль эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
2016 елның 10 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында АКШ эш визиты программасы кысаларында берничә инновацион компаниядә булды.
Татарстан делегациясе Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Россия белгечләре төркеме тарафыннан 2010 елда Кремний үзәнендә (Кремниевая долина) оештырылган Advenira Enterprises, Inc. проект компаниясе нанокомпозит катлам төшерүне тәэмин итүче җайланмаларның төп төрләре өчен тулы хокуклы патентлар тотучысы булып тора. Компания эремәдән юка пленкалы нанокомпозит катлам төшерү технологиясенә ия. "РОСНАНО" АҖ портфель компаниясе булып тора.
2016 елның 9-11 ноябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Америка Кушма Штатларында.
ТР Президентын озатып йөрүче делегация составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар.
Агымдагы елның 9 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Вашингтон штатының Рентон һәм Эверетт шәһәрләрендә "Боинг" компаниясе заводларында булдылар, предприятие һәм заманча җитештерү технологияләре белән таныштылар. Шулай ук, АКШ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар.
2016 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы патронажы астында “Заманча чакыру һәм янау шартларында тереклекне тәэмин итү системасының инновацион үсеш юллары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан химия фәнни-тикшеренү институты" АҖ оештырдылар.
Конференциянең максаты - комплекслы радиацион, химик һәм биологик яклау белән бәйле булган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үстерүнең яңа перспективаларын табу; тикшеренүләрнең лаборатор һәм сынау базасын оештыруда инновацион алымнарны кулланышка кертү; җитештерү практикасына перспектив фәнни эшләнмәләрне кулланышка кертү юлларын билгеләү.
“Россия Вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 яңа күпмаксатлы транспорт вертолеты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск авиация-коткару үзәге карамагына тапшырылды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе карамагына бирелгән вертолет Себер региональ үзәге заказы буенча эшләнгән. Вертолет җитештерү турындагы Контракт агымдагы елның март аенда имзаланган.
Яңа вертолет Себер федераль округы территориясендә коткару операцияләре башкару өчен барлык пилотаж-навигацион җиһазландырылган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Региональ бүлекчәсе Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларны күптән куллана. 2013 елда имзаланган контракт кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Себер региональ үзәгенең Авиация-коткару үзәгенә өстәмә рәвештә ике Ми-8МТВ-1вертолеты җибәрелгән.
2016 елның 9-13 ноябрь көннәрендә "МЕТРО" сәүдә үзәкләрендә "Казан тәэмин итүчеләре Көннәре" уза, аның кысаларында җирле җитештерүчеләрнең товарларына промо-акцияләр һәм продукцияләренә дегустацияләр оештырылган. Казан тәэмин итүчеләре Көннәрен үткәрү челтәрнең җирле тәэмин итүчеләр белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәтелгән.
10 ноябрьдә Казанның "МЕТРО Кэш энд Керри" сәүдә үзәгендә METRO Quality Award премиясе җиңүчеләрен бүләкләүнең 9-нчы тантанасы узды.
2016 елның METRO Quality Award премиясе җиңүчесе "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" булды. Комбинат Казандагы "МЕТРО" сәүдә үзәкләренә якынча 65 төр продукция җибәрә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.
2016 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть-газ- химия комплексы эшчәнлеге йомгакларын анализлаганда ТР нефть-газ-химия комплексының җитештерү күләме, тулаем Россия буенча да, былтыргы дәрәҗәдә саклануын хәбәр итте. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.
Республиканың нефть-газ-химия комплексы төп предприятиеләренең табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта, ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләрнең төшүе күзәтелә. Нефть суырту, химия продукциясен, резин һәм пластмасса әйберләрен җитештерү арта. Эчке һәм дөнья күләмендә бәяләр төшү сәбәпле нефть эшкәртү өлкәсендә сатудан керемнәр кими.
2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Интер РАО" ГАҖ Идарәсе рәисе Борис Ковальчук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Килешү Татарстан Республикасы һәм "Интер РАО" ГАҖ үзара файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгели: ТР сәнәгатен һәм энергетикасын үстерүне перспектив планлаштыру; республика территориясендә инвестицион һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карау; Татарстан Республикасы предприятиеләренең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту кебек мәсьәләләрне кертеп уртак эшне үз эченә ала.
"КАМАЗ" ГАҖ һәм "НК "Роснефть" ГАҖ нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсенлә партнерлык турында килешү төзеделәр. Килешү "КАМАЗ" җитештерү егәрлекләрендә якларның майлау материалларын һәм нефть продуктларын эшләү, сынау һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота. Арытаба нефть продуктларын кайтарту "Роснефть"нең махсус бүлендек җәмгыяте "РН-Майлау материаллары" ҖЧҖ тарафыннан башкарылачак.
Яклар импортны алыштыру программасын булдыру һәм үстерү турында, сәнәгать җиһазларында майлау материалларын куллану карталарын эшләү, шулай ук, персоналны укыту һәм техник консультация бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, эксперт төркемнәр һәм фәнни-техник советлар булдыру хакында килештеләр. Россиянең алдынгы йөк автомобильләре җитештерүчесе һәм эре нефть-газ компаниясенең берләшүе Россия икътисадының эффектив үсешенә ярдәм итәчәк, үз илебез җитештерүенең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга, импорт майлау материалларына бәйлелекне киметүдә булышачак.
( «КАМАЗ» ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча)