"Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышы үтте

2016 елның 4 ноябре, җомга

2016 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия 2018» республика оештыру комитетының утырышы узды.  

 

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Казанда 26 ноябрьдә Конфедерация Кубогы 2017 җирәбәсе узачак. Конфедерацияләр Кубогы 2017, җитди вакыйга буларак, югары дәрәҗәдә оештырылырга һәм үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады ул. Казанда төп мәйдан итеп "Казан Арена" стадионы сайланган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген барлык әзерлек эшләрен алдан ук билгеле синхрон режимда FIFA таләпләре нигезендә тәэмин итү мөһим.

 

"Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында катнашучылар Конфедерация Кубогы матчларына әзерлек барышында кайбер чараларны финанслау сорауларын карадылар, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә һ. б. тукталдылар.


(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International