Татарстанның Камбоджа Корольлеге белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 2 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе составында  Камбоджага эш визиты программасы кысаларында Рөстәм Миңнехановның ил җитәкчелеге белән булып узган берничә рәсми очрашуында катнашты.

Пномпеньда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Премьер-министры Хун Сен, Камбоджа җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол,  Камбоджа тышкы эшләр  һәм халыкара хезмәттәшлек министры - сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа Хөкүмәтара рәистәше Прак Сокхон белән очрашуларда булды.

Камбоджа Премьер-министры Хун Сен белән очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Камбоджа Корольлеге арасында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды. Нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр, туризм һәм мәдәният кебек өлкәләрдә багланышлар потенциалы билгеләп үтелде.

Камбоджа Премьер-министры Хун Сен Татарстан делегациясенең Пномпеньга быелгы визиты үзара мөнәсәбәтләрнең үсешенә һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк дигән ышанычын белдерде. 

Камбоджа җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан продукциясенең Камбоджа базарына яхшы таныш икәнен әйтте. 1980 еллар башыннан ук "КАМАЗ" компаниясе бирегә 1,6 меңнән артык автомобиль җибәргән. Казан вертолет заводы Камбоджага 9 винтканатлы машина саткан. Моннан тыш та, Татарстан бирегә аерым төр җиһазлар сата.

"Үзара товар әйләнешен үстерү өстендә эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Без Камбоджага Татарстан предприятиеләре продукциясен җибәрү ягында: йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе. Сез, үз чиратыгызда, текстиль товарлар җибәрүне арттыра аласыз".

Сун Чантол ассызыклаганча, бүген Камбоджада инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Транспорт тармагында, капиталны читтән җәлеп итүне таләп иткән бик күп перспектив проектлар бар. Зур һәм кече судноларны торгызу өчен ремонт үзәген булдыру проекты шундыйларның берсе. Әлеге комплекс Камбоджа өчен генә түгел, ә Вьетнам, Таиланд, Мьянма һәм Лаоса халкы судно ияләренә дә кирәкле булыр иде, дип хәбәр итте Сун Чантол.

Камбоджа тышкы эшләр  һәм халыкара хезмәттәшлек министры - сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа Хөкүмәтара рәистәше Прак Сокхон белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Камбоджа арасындагы мөнәсәбәтләрне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрергә, шулай ук, үзара товар әйләнеше күләмен шактый арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россиянең иң алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган регионнарының берсе. Без Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе (АСЕАН) илләре белән үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә өлешебезне кертергә омтылабыз,  дип өстәде ул. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, Россия-Камбоджа комиссиясенең киләсе Хөкүмәтара утырышын Казанда үткәрү карарланды.

Хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышканда яклар нефть химиясе, машина төзелеше, туризм, агросәнәгать комплексы, мәгълүмати технологияләр, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә тәҗрибә алышу кебек үзара мөнәсәбәтләрне атадылар.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International