2016 елның 1 ноябрендә Шанхайда «Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумы узды. Форум эшендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасы сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Кытай бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров форумдагы чыгышында күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештыручыларга һәм Россиядән килгән катнашучыларга аерым игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Денис Мантуров форумда катнашучыларга алда торган төп бурычны хәбәр итте – 2020 елга илләр арасындагы товар әйләнешен 200 млрд. долларга җиткерү. Моңа АТЭС, АСЕАН һәм ЮНИДО оешмалары кысаларындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе ярдәм итәр, диде ул.
2016 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына (Шанхай шәһәре) килде. Татарстан Республикасы Президентын озатып йөрүче делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы, «Татнефть» ГАҖ, «АК БАРС» БАНК ГАҖ, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ җитәкчелеге һәм башкалар.
Эш сәфәренең төп максаты – 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсендә булу. 2016 елда 18 елда беренче тапкыр СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсенең ил-партнеры барлыкка килде – бу статус Россия Федерациясенә бирелде. Россия делегациясен “СIIF-2016” Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. Россия делегациясе составына федераль һәм региональ хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре керде.
2016 елның ноябрендә «ENES-2016» энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумы кысаларында уздырыла торган бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне сайлау буенча интернет-тавыш бирү уздырыла.
2016 елның 1-10 ноябрь көннәрендә массакүләм мәгълүмат чараларының, "МедиаТЭК" төбәк администрацияләре һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре буенча Икенче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://www.медиатэк.рф);
2016 елның 5-15 ноябрендә ENES 2016 энергия нәтиҗәлелеген үстерү, энергияне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Өченче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://enes-expo.ru).
2016 елның 1 ноябрендә Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.
Форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев тәкъдир итте. Ул, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, диде. Социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында Татарстан сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча 5 урынны, авыл хуҗалыгы буенча 2 урынны алып тора.
2016 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Чэн Вэйем белән очрашу барышында Татарстан Республикасы җитәкчелеге Кытай Халык Республикасы (КХР) Казанда Кытай консуллыгын ачу турындагы карарын сәламли. Бу КХР җитәкчелегенең Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен дәлилли, диде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм сәяси элемтәләр саны соңгы елларда сизелерлек арткан.
Безнең үзара файдалы хезмәттәшлек Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелеге арасында булган мөнәсәбәтләр яктылыгында аеруча мөһим, - дип Илдар Халиков Чэн Вэйю әфәндегә мөрәҗәгать итте һәм соңгы вакытта шактый уртак проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бу Татарстанда "Хайер" заводы ачылу (Яр Чаллыда көнкүреш техникасын җитештерү) һәм Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе катнашында "Аммоний" заводы төзелеше (Менделеевскида карбамид, аммиак җитештерү).
2016 елның 29 октябрендә Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча Беренче дөнья Чемпионатын ябу һәм халыкара ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйлметдинов, Бауман исемендәге МДТУ “Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр” Инжиниринг фәнни-мәгариф үзәге диреторы Владимир Нелюб, Composite Battle World Cup Kazan-2016 экспертлары һәм катнашучылар, РФ һәм ТР сәнәгый предприятие һәм уку йортлары вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы утырышы узды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, бу премия ел саен бәйге нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә, сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертүдә нәтиҗәле казанышларга ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга тапшырыла.
Алберт Кәримов бәйгедә катнашу өчен 2016 елда Россия регионнарын кертеп 69 оешма катнашырга теләк белдерүен әйтте. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тукай районы предприятиеләре һәм оешмалары аеруча активлык күрсәткән.
2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиковның “Schneider Electric” компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм “Schneider Electric” компаниясе хезмәттәшлеге берничә елдан бирле дәвам итә. Компаниянең Казанда үз офисы бар. “Казань Электрощит”, “Татэк” кебек җирле партнерлар белән берлектә түбән вольтлы җиһазлар җитештерү үстерелә. Татарстан территориясендә “Schneider Electric” берничә эре проектта, аерым алганда, Казан вертолет заводының җитештерү куәтләрен үзгәртеп кору эшләрендә катнаша.
Мәгариф өлкәсендә дә үзара мөнәсәбәтләр актив үсә. Казан дәүләт энергетика университеты, илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе буларак, Татарстан Республикасында “Шнейдер Электрик” компаниясенең төп университет-партнеры булып тора.
Россия һәм БДБ илләрендә "Schneider Electric" АҖ президенты Йохан Вандерплаетсе ассызыклаганча, компания хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстанны Россиянең әһәмиятле төбәге буларак күзаллый. Ул хәбәр иткәнчә, "Schneider Electric" илнең 20дән артык әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә һәм алар арасында аерым урынны Казан дәүләт энергетика университеты били.
2016 елның 27 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов DoorHan компаниясе җитәкчелеге белән очрашты (хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерүче).
Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башлыгы Михаил Афанасьев, "DoorHan" Дәүләт Корпорациясе генераль директоры Александр Ханин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, DoorHan компаниясе вәкилләре катнашты.
DoorHan компанияләре төркеме – хәрәкәтчән койма конструкцияләре җитештерү холдингы, модульле конструкцияләр, төяп-бушату җиһазлары, барлык төр капкалар, роллетлар өчен комплектлаучыларының тулы ассортиментын җитештерүдә специальләшә. DoorHan продукциясе җитештерелгән заводлар Россия, Чехия һәм Кытайда урнашкан. Татарстан Республикасында DoorHan компаниясе заводы Лаеш районында урнашкан.
2016 елның 26 октябрендә Казанда композицион материаллар буенча Composite Battle World Cup Kazan-2016 Беренче дөнья Чемпионатының федераль этабын тантаналы ачу узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ "Яңа материаллар, композитлар һәм нанотехнологияләр" ХМҮ директоры Владимир Нелюб, КНИТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйльметдинов, Composite Battle World Cup Kazan-2016 катнашучылар һәм жюри әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Композицион материаллар буенча дөнья Чемпионатында катнашучыларга һәм оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов бу вакыйга Татарстан статусын инновацион, югары технологияле сәнәгать тармаклары үсешенә максат куйган регион буларак ассызыклый, дип билгеләп үтте. Алберт Кәримов сүзләренчә, чемпионатның төп максаты-композитлар өлкәсендә яшь белгечләр һәм студентлар арасында инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру. "Composite Battle" төп бурычларының берсе - Казанда WorldSkills Дөнья беренчелеге узганда 2019 елга WorldSkills-2019 дөнья Чемпионатына композит компетенциясен кертү булып тора.