2016 елның 2 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегация Камбоджага эш сәфәре кысаларында Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
Эшлекле форум барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрде, Татарстанның Камбоджа Корольлеге белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең хәзерге торышын һәм перспектив юнәлешләрен әйтеп үтте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан социаль- икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре буенча Россия лидер-төбәкләренең беренче унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында Татарстан Республикасы сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча 5нче урынны алып тора, авыл хуҗалыгы буенча 2 урында.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстанда гомум Россия күләменең этилен полимерлары һәм сополимерларының яртысы, синтетик каучукларның өчтән бер өлешеннән артыгы, автомобиль шиннарының чиреге, йөк машиналарының чиреге җитештерелә. Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдир итү барышында ул республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләре һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган эре инвестицион проектлар хакында сөйләде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен шактый потенциал бар. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында - машина төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзелеше, шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге кооперация элемтәләре үсеше.
Алберт Кәримов Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләренең очрашуы нәтиҗәле кооперация өчен яңа офыклар ачар дигән ышанычын белдерде.
Мәгълүмат "Республика Татарстан" газетасы сайтында: http://rt-online.ru/rukovoditel-minpromtorga-rt-predstavil-delovym-krugam-kambodzhi-promyshlennyj-potentsial-respubliki/ урнаштырылган.