Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Камбоджага эш сәфәре кыла

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 1-2 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе эш визиты белән Камбоджада. 

 

2 ноябрь көнне эш визиты кысаларында Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узачак. Татарстанның сәнәгый потенциалы презентациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.

 

Камбоджа башкаласында (Пномпень шәһәре) Татарстан Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре ил җитәкчелеге белән кайбер рәсми очрашуларда катнашачак.

 

Камбоджа Премьер-министры Хун Сен, Камбоджа җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол һәм Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры – сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон белән очрашулар көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International