2016 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллегендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кытайның Гуйчжоу провинциясе эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Ул республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләрен ("Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев" филиалы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, "ЕЛАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б.) һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган эре инвестицион проектларны тәкъдим итте.
Алберт Кәримов Татарстан һәм Кытай арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең хәзерге торышын һәм перспектив юнәлешләрен тасвирлады.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстан КХР белән сәүдә-икътисадый өлкәдә актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.
Кытай партнерлар катнашында Менделеевскида "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү буенча завод ачылды. 2016 елның апрель аенда "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын эшләтеп җибәрде. Кытай тәҗрибәсе ТР территориясендә махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль мәйданчыклар оештыру вакытында файдаланылды.
1 ноябрьдә Шанхайда (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе СIIF-2016 18-нче Шанхай Халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә һәм "Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар" Россия-Кытай эшлекле форумында катнашты.
Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү һәм тышкы сәүдә әйләнешенең күләмен арттыру өчен зур потенциал бар. Ул Кытай партнерларны Татарстанда үткәрелә торган эре халыкара чараларда катнашырга чакырды: "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" Халыкара күргәзмәсе (2016 елның 7-9 декабре), TIAF SUPPORTED BY AUTOMECHANIKA Татарстан Республикасы автомобиль төзелеше Форумы (2017 елның 29-31 марты), "Авиакосмик технологияләр. Заманча материаллар һәм җиһазлар. Казан-2016" Халыкара күргәзмәсе (2017 августы).