Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 3 ноябрендә Әлмәттә Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән агымдагы елның 9 аенда кече нефть компанияләре (КНК) эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. 

 

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре вәкилләре катнашты.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефтьчеләре тарафыннан агымдагы ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарылган, үсеш темпы узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 104,1 процент тәшкил иткән.

 

"Нефтеконсорциум" ЯАҖ җитәкчелеге  мәгълүматлары буенча, кече нефть компанияләре быел 9 ай эчендә 5 млн. 363 мең тонна нефть чыгарганнар, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 66 мең тоннага артыграк (ягъни 1,25%).

 

Ел башыннан бирле эксплуатацион бораулау буенча кече нефть компанияләре тарафыннан 216 мең метр тау токымнары борауланган, бу планлаштырылган еллык күләмнең 114% тәшкил итә. Файдалануга 170 яңа скважина тапшырылган. Скважина фондлары өстендә эшләгәндә 24 төрле технология һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру кулланылган.

 

Барлык дәрәҗәдәге бюджетка 40 млрд. сумлык салым, шул исәптән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына - 4 млрд. 200 млн. сум кертелгән.

 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть тармагы – республиканың ышанычлы фундаменты. Ул кече нефть компанияләре алдында 2016 елның азагына кадәр бурычлар куйды, игътибарны инновацион карарлар кертүгә юнәтергә өндәде һәм республика файдасына уртак хезмәтләре өчен аларга рәхмәтен белдерде.

 


(ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм "Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International