«Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында 4 яңа резидент-компаниянең проектлары расланды

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 7 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырышта «Алабуга» МИЗ 4 яңа резидент-компаниясенең проектлары расланды. Яңа проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод эшчәнлек алып бара. 2006 елдан бирле махсус  икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән чараларның гомуми  суммасы 103 млрд. сум тәшкил иткән.  

Потенциаль резидент-компания вәкилләре проектларын тәкъдир иттеләр. Allied Mineral Products Rus компаниясенең  инвестицион проекты янгынга чыдамлы формалы материаллар җитештерүне оештыруны күздә тота. «Алабуга» МИЗда компанияне гамәлгә куючы монолит футеровка һәм янгынга чыдамлы формалы  материаллар җитештерү буенча бөтендөнья лидеры - Allied Mineral Products Америка компаниясе.

«Алабуга» МИЗда янгынга чыдамлы  материаллар җитештерүнең беренче этапта планлаштырылган күләме  елына 2400 тоннага кадәр җитәчәк. Җитештерү  «Синергия» индустриаль паркының әзер мәйданчыкларында урнашачак.

СМИТ компаниясенең инвестицион проекты җылылык белән тәэмин итү ихтыяҗлары һәм нефть-газ чыгару тармагы өчен изоляцияләгән пенополиуретан торба продукциясен җитештерүне оештыруны күз алдында тота. «Алабуга» МИЗда компанияне гамәлгә куючы – СМИТ компанияләр төркеме – БДБдә Россиянең җылылык белән тәэмин итү системалары өчен ППУ изоляция җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. МИЗда предприятиене гамәлгә кертү белән СМИТ компанияләре төркеменең өлеше локаль базарда 1000 км радиусында җитештерүдән 40% үсәчәк. 

Цинкланган тышчалы 1220 мм диаметрлы изоляцияләнгән торбалар җитештерүнең планлаштырылган күләме яңа заводларда беренче этапта ай саен 4200 м тәшкил итәчәк. Җитештерү «Синергия» индустриаль паркының әзер мәйданчыкларында урнашачак.   

 «Ангел» медицина системалары» ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты елына 72 млн. данә өч компонентлы шприцлар җитештерүне планлаштыра. Компаниянең җитештерү куәтләрен «Синергия» индустриаль паркының кече модульләре әзер җитештерү мәйданчыклары территориясендә урнаштыру күздә тотыла.   

«Татцемент» ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты елына 600 мең тонна күләмендә модификацияләнгән цемент җитештерүне күзаллый. Компания үз заводын «Алабуга» МИЗ территориясендә 7 гектар мәйданда төзиячәк.

Компанияләрнең бүген тәкъдим ителгән барлык бизнес-планнары «Алабуга» МИЗ Экспертлар советы тарафыннан алдан каралган иде.

Күзәтчелек советы әгъзалары, шулай ук, потенциаль резидентларның  проектларын хупладылар. Сәнәгый-җитештерү эшчәнлеге алып бару турында килешүләр төзү белән компанияләр рәсми рәвештә МИЗ резидентлары булачак.

(«Алабуга» МИЗ Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International