2017 елның 3 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
Оештыру комитеты "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын ундүртенче тапкыр үткәрү турында карар кабул итте.
2 февральдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә "Проект алымнар нигезендә системалы укыту һәм кадрлар әзерләү" темасына беренче эш киңәшмәсен уздырдылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, химия һәм газ химиясе бүлеге башлыгы Илдар Адеев, ФДУП “Дәүләт органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институты” генераль директоры Владимир Кондратьев, аның урынбасарлары Максим Корольков (инновацион үстерү буенча), Олег Колотилин (кадрлар идарәсе башлыгы) катнашты. Казан милли тикшеренү технология университетыннан сөйләшүләрдә укыту-методик эшләр буенча проректор Александр Кочнев, икътисад һәм инновацияләр буенча проректор Валерий Аляев, фәнни эш буенча проректор Айдар Сабирҗанов, административ эшләр буенча проректор Илгиз Харисов, аналитик бүлек башлыгы Динара Куликова катнашты.
"Россия Бүген" Медиатөркем рейтингы күрсәткечләре буенча "КАМАЗ" ҖАҖ (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ иң кыйммәтле компанияләре исемлегенә керде.
Илнең ТОП-100леге исемлегендә капитализация буенча эре компанияләр арасында "КАМАЗ" 82-нче урынны алып тора. Шул ук вакытта, рейтингта санап үтелгән автомобиль төзелеше компанияләре арасында Чаллы автозаводы беренче булды.
"Гомумән алганда, Россиянең эре компанияләре исемлеге бер ел эчендә тамырдан үзгәрмәде, - дип билгели рейтинг авторлары. - Анда нибары җиде яңа компания". Шулай итеп, беренче унлыкта нигездә, чимал һәм финанс компанияләр. Әлеге предприятиеләрнең капитализациясе бер ел эчендә уртача 55% арткан. "Камаз" капитализациясе 2016 елда 68,5% үскән.
1 февральдә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты. Утырышны ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев алып барды. Түбәндәге сораулар каралды: 2016 елда Ассоциациянең эшчәнлек нәтиҗәләре, 2017 елга эш планы; 2016 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисапны раслау, 2017 елга чыгымнар сметасын раслау; ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының уртак коллегиясе эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар; Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең Корылтаены делегатлар сайлау.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федерациясендә Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Казый Мөхәммәд Хәлиулла белән очрашты.
"КАМАЗ" ҖАҖ идарәсенең проект һәм инвестиция департаментында (Ростех Дәүләт Корпорациясенә керә) яшьләр проектларын гамәлгә кертү нәтиҗәләрен ясадылар.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның Киров өлкәсенә эш сәфәрендә катнашты. Визит барышында кораллану дәүләт программасын үтәү өчен оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының җитештерү егәрлекләрен үстерү турында киңәшмә узды.
Беларусь Республикасына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2016 елның 22 октябрендә теркәлгән ПР-333 номерлы йөкләмәсен үтәү йөзеннән Татарстан Республикасының трамвай паркын яңарту һәм хезмәт күрсәтү сораулары өстендә эшләү өчен эшче төркем булдырылган иде.
31 гыйнварьда "ТАНЕКО" АҖ хезмәт коллективының конференциясе узды. Конференция барышында предприятиенең җитештерү эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елның Күмәк шартнамәсенең шартлары үтәлү, 2017 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев Актүбә өлкәсенең Акимата туризм һәм тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Кенжеханулы Ермек башлыгында Казахстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) һәм Актүбә өлкәсе (Казахстан Республикасы) арасында Килешү имзалау мәсьәләсен кузгаттылар. Моннан тыш, алга таба машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, химия өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек итү темасын да күтәрделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасы эшлекле даирә вәкилләренең Актүбә өлкәсенә рәсми визитын оештыру мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Актүбә өлкәсе — Казахстанның эре сәнәгать төбәге. Сәнәгать тармагының нигезе — тау һәм химия сәнәгате, кара металлургия.