Яшь камазчылар 42 млн.сумны янга калдырырга ярдәм итәләр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

"КАМАЗ" ҖАҖ идарәсенең проект һәм инвестиция департаментында (Ростех Дәүләт Корпорациясенә керә) яшьләр проектларын гамәлгә кертү нәтиҗәләрен ясадылар.

Узган ел компания бүлекчәләре командалары тарафыннан 12 проект уңышлы тәмамланган. Шул максатларга юнәлдерелгән бюджет-1,5 млн сум тулысынча үзләштерелгән. Күп кенә фикерләр җитештерүдә барлыкка килгән: яшь эшче һәм белгечләрнең тәкъдимнәре җиһазларны куллану нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Берничә проект эшне оештыруны камилләштерүгә, хезмәт шартларын яхшыртуга, аның җитештерүчәнлеген күтәрүгә ярдәм иткән.

Узган ел автомобиль җыючылар командасы 5 проек ачкан. Берничә проектны үсеш бүлеге белгечләре, технологлар, конструкторлар һәм җиһазчылар эшләгән. Координация советы экспертлары фикеренчә, иң нәтиҗәле яшьләр проекты тимерчеләр командасы һәм генераль дирекция эшләре: "Acheson җайланмасында энергия ташуны оптималь куллану" һәм "Нәтиҗәлелек" информация системасы".

Алдан исәпләүләр буенча яшьләр проектыннан гомуми икътисади нәтиҗә 42 млн. сум тәшкил иткән. Өстәмә чаралардан тыш, яшьүсмерләр командада эшләү тәҗрибәсе тупладылар һәм җитәкчелекнең югары билгесен яуладылар. 2017 елга финанслау 2 млн сум тәшкил итәчәк.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International