Россия Федерациясендә Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе белән очрашу

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федерациясендә Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Казый Мөхәммәд Хәлиулла белән очрашты.

Очрашу барышында яклар сәнәгый, сәүдә-икътисадый, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, машина төзелеше, фармацевтика, нефть химиясе тармагы, авиа һәм вертолет төзелеше һәм башка өлкәләрдә үзара багланышларның перспектив юнәлешләре билгеләп үтелде. Моннан тыш, Пакистан-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында вакыйгалар үсеше турында фикер алышу булды, шулай ук, сөйләшүләр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Пенджаб провинциясенә ниятләнгән визитының детальләрен карадылар.  

Исегезгә төшерәбез, бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International