2017 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конференц-залында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Энергияне сак тоту технологияләре Үзәге" эшчәнлегенең 2016 ел нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары хакында киңәйтелгән йомгаклау киңәшмәсе үтте.
Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә узды. Президиум составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сәнәгать бүлеге башлыгы Герман Фәсхиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне сак тоту технологияләре Үзәге” директоры Евгений Мартынов керде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлекләр, югары уку йортлары, предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашу өчен 65 кеше теркәлде.
Фото
Директор Евгений Мартыновның доклады энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә республика предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары, дәүләт идарәсе органнары эшчәнлеген аналитик тәэмин итү һәм фәнни-техник хезмәтләрнең үтәлеше кысаларында энергия һәм ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм конкурентлылык сәләтен арттыру, алдагы чорда эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре, гомумән, Үзәкнең эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды.
"Казан медик-инструменталь заводы" АҖнең үсеше буенча генераль директор урынбасары Роман Федотов республикада сәнәгый кластер формалаштыру буенча "КМИЗ" АҖ һәм Үзәкнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Үзәк белән уртак хезмәтләр турында "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ энергоменеджмент хезмәте җитәкчесе Юрий Сурков һәм "Татнефть-Нефтехим" ИК баш энергетигы Николай Приступа сөйләделәр.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарларын үтәү буенча Үзәкнең эшен канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте. "2017 елда Үзәк каршында Татарстан Республикасы икътисады һәм сәнәгате нәтиҗәлелеген күтәрү программаларын үтәү кебек мөһим бурычлар тора", - дип ассызыклады министр.
Фото
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә Алберт Кәримов Үзәк хезмәткәрләренә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән проектларны гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Василий Титов, мәгълүмати-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Светлана Артамонова бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хатлары хезмәт җитештерүчәнлеге программалары идарәсе башлыгы Шамил Бәйрәмов, автоматлаштыру һәм информацион технологияләр бүлеге башлыгы Евгений Медведев, ТЭР куллану нәтиҗәлелеге анализы һәм индикатив идарә итү бүлегенең 1 категорияле белгече Лилия Хәҗиевага игълан ителде.
Сәнәгый җитештерү күләме 2015 ел күрсәткечләреннән артып китеп 1 трлн. 966 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы -103, 6%. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан икътисад министрлыгы һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Без Иран җитәкчелегенә 2007 елда кабул иткән карарына бик рәхмәтле. Сез җитәкләгән Генераль консуллык безнең илләр арасында элемтәләрне ныгытуга уңышлы ярдәм күрсәтүне дәвам итәр дип өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте Алибеман Эгбали Зарч әфәндегә Рөстәм Миңнеханов.
10 ел элек Татарстан башкаласында Иран Генераль консуллыгы ачылу алга таба үзара мөнәсәбәтләр үсешендә мөһим адым булды, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырылучы Татарстан һәм Иранның икътисади, сәяси һәм гуманитар өлкәләрдәге ике яклы хезмәттәшлеге дәрәҗәсен югары бәяләде.
Бүген КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының “Предприятиеләрнең инновацияле үсеше – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлылык сәләтен арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырыла.
Коллегия материаллары: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-1718277.htm
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булды.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Дубайда ТР сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Әгыев, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, "ТАИФ" ААҖ директорлар Советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "АК БАРС" БАНК ҖАҖ Идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев, "Казаноргсинтез" ҖАҖ коммерция буенча генераль директор урынбасары Тимур Сүлтиев һәм башкалар катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында узачак "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлылыгын күтәрү нигезе" темасына багышланган Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясенең күчерелүен хәбәр итә.
Коллегия 9 февраль көнне сәгать 10.00 "УНИКС" мәдәни -спорт үзәгендә Казан ш., Профессор Нужин урамы, 2нче йорт адресы буенча узачак.
2017 елның 6 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы һәм QIWI компанияләре төркеме белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы үткәрде.
3 февральдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көнен уздырдылар. Ул кабель сәнәгатендә полимер продукциясе импортын алыштыру проблемаларына багышланды.
Краснодарда узачак эшче һөнәрләр милли чемпионатына республика җыелма командасының якынча составы формалаштырылды.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең концертлар залында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан эшче һөнәрләр чемпионатын ябу тантанасы узды. Чемпионат республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә үтте. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Сәхнәгә һөнәри бәйгенең меңнән артык финалисты менде – ветеринарлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре, кондитерлар һәм проектлаучылар – бүгенге көндә үзләренең эшчәнлекләре белән эшче һөнәрләрнең абруен күтәргән барысы да күтәрелде. Барлыгы төп чемпионатның 75 компетенциясе һәм 25 – балалар беренчелеге.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2017-2018 елларга сәнәгать тармаклары үсеше стратегияләрен эшләү һәм актуальләштерү Планы расланды.
Министрлык тарафыннан якындагы ике елга расланган план үз эченә сәнәгатьнең 20 тармагы буенча стратегияләр эшләүне һәм актуальләштерүне үз эченә алган. Һәр аерым тармак үсешенә стратегик алым куллану, гомумән алганда, бөтен ватан сәнәгатен үстерүдә уңай нәтиҗә бирәчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
"Агымдагы елның июнь аенда без Хөкүмәткә 2030 елга кадәр станокинструменталь сәнәгате үсеше Стратегиясе проектын кертергә планлаштырабыз. Бу документ озак елларга тармак үсеше нигезен тәшкил итәргә тиешле, чөнки аннан башка сәнәгатьнең калган секторларын модернизацияләү турында сүз булуы мөмкин түгел. Стратегияне тормышка ашыру ватан станок төзелешенең импорт комплектлаучыларына бәйлелеген киметергә, илебездә әлеге өлкәдә югалган позицияләрне кире кайтару өчен төгәл өстенлекләрне һәм эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Осьмаков.