2 февральдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә "Проект алымнар нигезендә системалы укыту һәм кадрлар әзерләү" темасына беренче эш киңәшмәсен уздырдылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, химия һәм газ химиясе бүлеге башлыгы Илдар Адеев, ФДУП “Дәүләт органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институты” генераль директоры Владимир Кондратьев, аның урынбасарлары Максим Корольков (инновацион үстерү буенча), Олег Колотилин (кадрлар идарәсе башлыгы) катнашты. Казан милли тикшеренү технология университетыннан сөйләшүләрдә укыту-методик эшләр буенча проректор Александр Кочнев, икътисад һәм инновацияләр буенча проректор Валерий Аляев, фәнни эш буенча проректор Айдар Сабирҗанов, административ эшләр буенча проректор Илгиз Харисов, аналитик бүлек башлыгы Динара Куликова катнашты.
Химия комплексы өчен кадрларны максатчан әзерләү мәсьәләләре күтәрелде. Химиклар-технологлар һәм проектчылар булмау темасына аеруча басым ясалды. Максатчан белем бирү, фәнни һәм инновация бизнес-проектларны һәм программалар, махсус чаралар (олимпиада һ. б.) оештыру кирәклеге хакында фикер алышу булды. Киңәшмәдә катнашучылар институтның лабораториясендә булдылар һәм инфраструктурасын карадылар.
Яклар шулай ук, “СОЮЗХИМПРОЕКТ" проект институтында булдылар, анда программалар белән тәэмин итү, җиһазлар белән таныштылар, предприятиенең әйдәп баручы белгечләре белән аралаштылар. Алга таба аз тонналы химия сәнәгать җитештерүләрен проектлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде.
Эшлекле очрашу нәтиҗәсендә “КНИТУ” һәм "ГосНИИОХТ" арасында стратегик партнерлык турында Килешүгә кул куелды. Яклар арасында имзаланган Килешүнең төп максаты - мәгариф, фәнни-тикшеренү һәм социаль эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү. Әлеге проект сынау пректы булып тора, алга таба аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрендә масштаблы тарату планлаштырыла.