«ТАНЕКО» АҖ 2017 елга Күмәк шартнамә кабул иттеләр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

31 гыйнварьда "ТАНЕКО" АҖ хезмәт коллективының конференциясе узды.  Конференция барышында предприятиенең җитештерү эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елның Күмәк шартнамәсенең шартлары үтәлү, 2017 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада ТР Дәүләт советы депутаты, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефть" ҖАҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Конференциядә 2016 елда предприятиенең эш нәтиҗәләре турында доклад белән делегатлар алдында “ТАНЕКО” АҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Владимир Федотов чыгыш ясады. Ул хисап чорында 8,7 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелүен билгеләп үтте. Гомумән алганда ел буена эшкәртү тирәнлеге уртача 84,7 процент, ачык нефть продуктлары чыгарылышы - 77,7 процент тәшкил иткән.

2016 елның Күмәк килешүе үтәлешен һәм 2017 елның Күмәк шартнамәсе проекты белән җыелучыларны  "ТАНЕКО" АҖ профком рәисе Гөлнара Мөҗипова таныштырды. Хәзерге вакытта предприятиедә өч меңнән артык кеше хезмәт куя. "ТАНЕКО" АҖ хезмәткәрләренең социаль яклау дәрәҗәсе югарылыгы турында “ТАНЕКО” компаниясенең Күмәк килешүе сәнәгать һәм төзелеш тармакларының нефть, газ хезмәткәрләре Гомумроссия һөнәри берлегенең күмәк шартнамәләр конкурсында икенче урынны яулавы сөйли.

Конференциядә катнашучыларга 2017 елдагы бурычларны “ТАНЕКО” АҖ генераль директоры Леонид Алехин билгеләп үтте. Ул җитештерүдә  сәнәгать һәм экологик иминлекне тәэмин итүне, күләм буенча расланган планнарга нигезләнеп чимал эшкәртүне, капиталь ремонтны сыйфатлы һәм тиз рәвешле эшләүне һәм башкаларны санап узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International