Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев Актүбә өлкәсенең Акимата туризм һәм тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Кенжеханулы Ермек башлыгында Казахстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) һәм Актүбә өлкәсе (Казахстан Республикасы) арасында Килешү имзалау мәсьәләсен кузгаттылар. Моннан тыш, алга таба машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, химия өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек итү темасын да күтәрделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасы эшлекле даирә вәкилләренең Актүбә өлкәсенә рәсми визитын оештыру мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Актүбә өлкәсе — Казахстанның эре сәнәгать төбәге. Сәнәгать тармагының нигезе — тау һәм химия сәнәгате, кара металлургия.