Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәрге чорга оборона-сәнәгать комплексы үсеше программасын әзерләүгә кереште

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның Киров өлкәсенә эш сәфәрендә  катнашты. Визит барышында кораллану дәүләт программасын үтәү өчен оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының җитештерү егәрлекләрен үстерү турында киңәшмә узды.

Утырыш башланыр алдыннан Дмитрий Медведев "Киров машина төзелеше предприятиесе" АҖ булды, продукция үрнәкләрен карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән сөйләште. "КМП" АҖ 2016 елның 20 февралендә оештырылган. Ул "Алмаз–Антей" һава-космик оборона Концерны составына керә. Предприятие җитештерүе үз эченә механик эшкәртүне, эретеп ябыштыруны, электржгутлары һәм металл булмаган детальләр җитештерүне, гальваник һәм лак буяулы  катламнар, җыю һәм сынау эшләрен ала.

Россиянең кораллану дәүләт программасын үтәү өчен оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының җитештерү егәрлекләрен үстерү турындагы киңәшмә барышында Дмитрий Медведев, хәтта катлаулы макроикътисади шартларда оборона-сәнәгать комплексы җитештерү куәтләренең үсүен әйтеп үтте.

"Тулаем алганда, 2016 елда оборона заказын үтәү нәтиҗәләре безнең дөрес юлда булуыбыз турында сөйли. Бу кораллану, хәрби һәм махсус техникага да кагыла. Биредә бик яхшы дәрәҗәгә ирешелде – якынча 99%. Бу 2015 елга караганда1,5% күбрәк, 2014 елга караганда 3% артык", - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев2016 ел эш нәтиҗәләре буенча продукция үсеше темпы 10% тан артыгракка артуы көтелә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International