"Россия Бүген" Медиатөркем рейтингы күрсәткечләре буенча "КАМАЗ" ҖАҖ (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ иң кыйммәтле компанияләре исемлегенә керде.
Илнең ТОП-100леге исемлегендә капитализация буенча эре компанияләр арасында "КАМАЗ" 82-нче урынны алып тора. Шул ук вакытта, рейтингта санап үтелгән автомобиль төзелеше компанияләре арасында Чаллы автозаводы беренче булды.
"Гомумән алганда, Россиянең эре компанияләре исемлеге бер ел эчендә тамырдан үзгәрмәде, - дип билгели рейтинг авторлары. - Анда нибары җиде яңа компания". Шулай итеп, беренче унлыкта нигездә, чимал һәм финанс компанияләр. Әлеге предприятиеләрнең капитализациясе бер ел эчендә уртача 55% арткан. "Камаз" капитализациясе 2016 елда 68,5% үскән.