2017 елның 3 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
Оештыру комитеты "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын ундүртенче тапкыр үткәрү турында карар кабул итте.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңүчеләр "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программасының федераль этабына тәкъдим ителәчәк. 1 дәрәҗәле лауреатлар һәм дипломантларга үз продукцияләрен маркалаганда конкурс Логотибын файдалану хокукы биреләчәк. Шулай ук, конкурс җиңүчеләре турында мәгълүмат "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" каталогында урнаштырылачак, ә иң яхшы предприятиеләргә "Татарстан сыйфаты лидеры" призы тапшырылачак.
Конкурс 2003 елдан бирле уздырыла һәм Татарстан товар җитештерүчеләренең югары сыйфатлы продукцияләрен һәм хезмәтләрен республика, россия һәм халыкара базарларга тәкъдим итүдә ярдәм итә.
2016 елда республика конкурсында 203 предприятие һәм оешмадан 447 товар катнашты. Эксперт комиссияләре эше нәтиҗәләре буенча 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы лауреаты исеменә 83 продукция һәм хезмәт, 142-I дәрәҗәле дипломант, 166-II дәрәҗәле дипломант исеменә лаек булдылар.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы билгесе югары сыйфатның ныклы гарантиясе булып тора, ә предприятие-җитештерүчеләргә әлеге мактаулы билге сәүдә маркаларын танырга һәм сатып алучыда товарга карата ышаныч артырырга ярдәм итә.
2010 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы оештыру комитеты карары буенча "Татарстан сыйфаты лидеры" призы расланган иде.
2016 елда Татарстан Республикасы сыйфаты лидеры призын "Түбән Кама нефтехим", "Майский" Теплица комбинаты, "Алсу" ҖЧҖ, "ДРКБ МЗ РТ", Казан халык һөнәрләре техникумы", мастер Мәхмүтова М.М. Яуладылар.
"Россиянең 100 иң яхшы товары" Программасының югары бүләкләренә:
"Инновация -2016" - "ТАИФ-НК" ААҖ, "Сыйфат тәме" бүләген Шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин И.П. лаек булдылар.