"Электротранспорт" һәм "Белкоммунмаш" уртак предприятиесен булдыру сораулары буенча эшче төркем утырышы

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Беларусь Республикасына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2016 елның 22 октябрендә теркәлгән ПР-333 номерлы йөкләмәсен үтәү йөзеннән Татарстан Республикасының трамвай паркын яңарту һәм хезмәт күрсәтү сораулары өстендә эшләү өчен эшче төркем булдырылган иде.

"Белкоммунмаш" (БеларусьРеспубликасы) һәм "Электротранспорт" (Яр Чаллы шәһәре) уртак предприятиесен булдыру сораулары хакында фикерләшү максатыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 1 февральдә эшче төркемнең көндезге утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы, Яр Чаллы һәм Түбән Кама муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитеты, "Белкоммунмаш" компаниясе, шәһәр хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International