6 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ГАЗ Төркеме флагманы булган Горький автомобиль заводында булды.
6 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә урнашкан Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ) булды.
Гадәттәгечә, төбәк башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатып йөрде. Шулай ук, ТР эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә делегация составына керде: "Казан вертолет заводы" ААҖ, "КАМАЗ", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Сетевая компания" АҖ, "Татэнерго" һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре.
Визит барышында Татарстан Республикасы вәкилләре Лазер физикасы институты һәм Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге экспонатларны күрделәр.
Аннан соң РФЯЦ-ВНИИЭФ атом-төш корал музеен карадылар, академик, илебездә атом-төш физикасына һәм атом сәнәгатенә нигез салучыларның берсе Юлий Харитон һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Атом-төш үзәгенең Галимнәр йортында Татарстан делегациясе әгъзаларына илебездәге программа белән тәэмин итү эшләнмәләренең проектлары экспозициясен тәкъдим иттеләр.
Визит азагында «Цифрлы икътисад – Россиянең киләчәге. Бердәм команда» темасына киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковский, РФЯЦ-ВНИИЭФ директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
РФЯЦ-ВНИИЭФ матбугат хезмәте материаллары буенча.
Ford Sollers март аенда Россия Ford автомобильләрен сату саны 4173 тәшкил итүе турында хәбәр итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% ка күбрәк һәм узган ай нәтиҗәләренә карасак 41% артыграк. 2017 елның беренче кварталында барлыгы 9 380 автомобиль сатылган.
Ford модель рәте арасында максималь сатылуга Россиядә җитештерелгән "Ford Transit" иреште –2017 елның беренче кварталында 55% ка күбрәк. Бу модель сатылышы тотрыклы рәвештә бер айдан икенче айга артып бара. Шулай итеп, узган елның март аеннан 54% ка артык һәм 596 автомобиль тәшкил итә. Гомумән алганда, елның беренче өч аенда 1 418 Ford Transit сатылган.
Шулай ук, беренче кварталда сатуда үсешне Ford кроссоверы күрсәтте. Март ае нәтиҗәләре буенча алар арасында лидерлыкны Ford Kuga алды – 936 автомобиль, бу узган елның март аена караганда 18% ка күбрәк. Иң күп сатылуны компактлы кроссовер Ford EcoSport күрсәтте – март аенда 104% ка күбрәк, ә 2017 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча 46% артык. Ford Explorer линейкасы флагманын сату беренче кварталда 10% артты.
Сатуларның артуына Россиядә җитештерелгән Ford брендының кайбер модельләренә бәяләр төшү дә, шулай ук, сатуга яңа Ford Kuga чыгу да сәбәпче булды.
Ford Sollers 2017 елның март аеннан клиентларга Ford автомобиленә отышлы бәяләр тәкъдим итә.
Бүген 2017 елның 6 апрелендә Мәскәү Хөкүмәтенең административ биналар комплексында "XXI гасырда Россиянең ягулык-энергетика комплексы" XV Мәскәү халыкара энергетика форумы һәм күргәзмәсе ачылды. Аның эше 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.
Россия Федерациясендә 2017 ел экология Елы булуын исәпкә алып Форумда төп игътибар Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсешенә биреләчәк.
Форумның эшлекле программасы үз эченә түбәндәге чараларны алачак:
- «Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше концепциясен гамәлгә ашыру» пленар утырышы;
- «Россиянең ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше» пленар дискуссиясе;
- «Заманча энергетика инфраструктурасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл һәм башкалар.
Чараның программасы турында тулырак мәгълүматны һәм анда катнашу шартлары хакында Форумның рәсми сайтында: http://www.mief-tek.com
5 апрель көнне Казан милли тикшеренү технология университетының Б корпусы актлар залында IV Республика яшьләр инновацион проектлары конкурсының ябылу тантанасы булды.
Конкурсның концепциясе иң яхшы мәктәп укучыларын сайлап алудан һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерүдән тора.
Катнашучылар өстәмә компетенцияләр үзләштерәләр, бизнес һәм фән дөньясы турында яңа мәгълүмат алалар, шулай ук, Татарстанның инновацион бизнес-структуралары һәм университетларыннан күп кенә экспертлар белән танышалар. Бу ТР мәктәп укучыларына проектлы белем бирү Ассоциациясе ярдәме белән мөмкин булды. Быел бу дәрәҗәле конкурста 53 проект катнашты. Укучылар үзләренең проектларын Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Ютазы районнарыннан, шулай ук, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән алып килделәр.
Конкурсның мөхтәрәм кунаклары "Химград" АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Белякова, "Идея" Технопаркы ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркы бизнес-инкубатор җитәкчесе Сәйяр Сабиров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Андрей Федоров булдылар.
6-7 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Сочи шәһәрендә узачак V Халыкара «Акыллы җитештерү системалары» Лин-Саммитында катнашачак. Саммит җитештерү системаларын трансформацияләү һәм 4.0 сәнәгать революциясе йогынтысында идарә системалары, әйберләр интернеты (IoT) мәсьәләләренә багышланган.
Бик шатланып Казанга килү мөмкинлеге беән файдаландым, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында барган очрашуда Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме.
5 апрельдә "Корстон" КСКК Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, дәүләт хакимияте органы вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм 400гә якын эшкуар катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның әһәмиятле булуын билгеләде. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300гә якын утырыш уза.
Шулай ук ТР Президенты эшмәкәрләргә муниципалитетларның эшлекле рейтингын төзергә һәм республиканың шәһәр һәм районнарында бизнесны үстерү өчен тудырылган шартлар турында сөйләргә тәкъдим итте.
6 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Саров шәһәренә эш визиты белән барачак.Чарада республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге, "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ", "Татнефть", “А. М. Горький исеменәге Яшел үзән заводы", "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы” - "Туполев" филиалы, "Сетевая компаниясе", "Татэнерго", Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре катнашачак.
5-7 апрельдә Түбән Новгород ярминкәсендә Идел буе сәнәгать форумы һәм 16-нчы Халыкара "Машина төзелеше. Станоклар. Корал. Эретеп ябыштыру" махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел ул беренче тапкыр Идел буе сәнәгать форумы белән бергә үтә.