Алберт Каримов Горький автомобиль заводында булды

2017 елның 7 апреле, җомга

6 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ГАЗ Төркеме флагманы булган   Горький автомобиль заводында булды.

Алберт Кәримовны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисадый вәкиле Айрат Усманов озатып йөрде. Предприятиедә   татарстанлыларны ГАЗ Төркеме Президенты Аппараты Җитәкчесе- эшләр Идарәчесе Николай Горюнов һәм "Җиңел коммерция һәм җиңел автомобильләр" Дивизионы Директоры – “ГАЗ Төркеме” стратегик үсеше Директоры Павел Середа каршыладылар. Алар делегацияне ГАЗ Төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләре, соңгы казанышлары һәм коммерцияле автомобиль транспорты өлкәсендә яңа җитештерү эшләнмәләре, компаниянең комплекслы транспорт чишелешләре белән таныштырдылар.

Визит барышында кунакларга ГАЗ Төркеменең баш корпусы мәйданындагы диверсифицияле продуктлар портфелен тәкъдим иттеләр. Заводның җыю конвейерында булдылар, заманча техника буяу комплексы белән таныштырдылар. Аерым игътибар компаниянең менеджмент һәм продукция сыйфаты контроле системасындагы казанышларына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International