6-7 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Сочи шәһәрендә узачак V Халыкара «Акыллы җитештерү системалары» Лин-Саммитында катнашачак. Саммит җитештерү системаларын трансформацияләү һәм 4.0 сәнәгать революциясе йогынтысында идарә системалары, әйберләр интернеты (IoT) мәсьәләләренә багышланган.
Лин-Саммитта Россиянең 25 регионыннан сәнәгатьнең төрле тармагы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең әйдәп баручы предприятиеләреннән 300 җитәкче катнашуы көтелә. Саммит-2017нең төп спикерлары арасында - сакчыл җитештерү, менеджмент, кадрлар үсеше, сыйфат һәм логистика өлкәсендә танылган һәм әйдәп баручы россия галимнәре һәм практиклары, «Тойота Инжиниринг Корпорэйшн» (Япония), «Business excellence» (Финляндия), «Siemens», «Российская Космическая Корпорация», «СИБУР» һәм башкалар бар.
Саммит программасы 30 дан артык спикерлар чыгышын, мастер-класслар, авторлык эшлекле уеннар һәм «Тойота Инжиниринг Корпорэйшн» Президенты г-н Тосио Хорикири уздырачак "Тойота" (ТПС) җитештерү системасы буенча сертификацион имтиханны үз эченә ала.
Лин-Саммиттта клиентлар ихтыяҗларын тәэмин итүче цифрлы технологияләр куллануга юнәтелгән үсеш стратегияләрен эшләүдә яңа алымнар, сервис бизнес-модельләр тәэмин итә алырлык конкурент өстенлекләр, компанияләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү практик кейслары, яңа продукция эшләү һәм проектлау стадияләрендә “сакчыл” алымнар һәм башкалар тәкъдим ителгән.