Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV утырышы

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

5 апрельдә "Корстон" КСКК Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, дәүләт хакимияте органы вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм 400гә якын эшкуар катнашты. 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның әһәмиятле булуын билгеләде. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300гә якын утырыш уза.

Шулай ук ТР Президенты эшмәкәрләргә муниципалитетларның эшлекле рейтингын төзергә һәм республиканың шәһәр һәм районнарында бизнесны үстерү өчен тудырылган шартлар турында сөйләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International