Бик шатланып Казанга килү мөмкинлеге беән файдаландым, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында барган очрашуда Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме.
Чарада Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, Rietumu банкы вице-президенты Петр Гладков һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Астра Курме рәхмәт белдерде Татарстан Республикасына оештырылган әлеге визит өчен рәхмәтен белдерде һәм килүнең максаты Казан-Рига турыдан-туры авиарейсын ачу, дип өстәде.
"2017 елның беренче айларында Россия һәм Европа берлеге арасында, шул исәптән, Латвия белән дә барлык сәүдә әйләнеше күрсәткечләре 40% арткан, шуай итеп, шундый ук тенденция сакланса, турыдан-туры рейс ачу бик урынлы булачак", - дип билгеләп үтте Астра Курме.
"Бүген безнең консул виза үзәге белән таныша, виза алу өчен гариза бирүнең бернинди киртәләре булмауны ачыклый. Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң Латвияга шенген визасы алуда гаризалар саны буенча 3 урында тора, шул сәбәпле Казан-Рига турыдан-туры авиарейсын ачу бик мөһим", - дип өстәде Астра Курме.
Чарада катнашучылар Татарстан һәм Латвия арасында сәүдә әйләнеше динамикасының уңай дәрәҗәдә калуын билгеләп үттеләр, әмма латвия товарлары өлеше азрак булып кала һәм аны арттыру зарур.
Шулай ук, Петр Гладков Татарстан Республикасына банк өлкәсендә хезмәттәшлек итүне тәкъдим итте . Моннан тыш, Латвия үзенең диңгез порты аша татарстан товарлары транзиты хезмәтен күрсәтергә әзер.
Моннан тыш, яклар югары белем һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме белән очрашуы планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе Латвия Республикасында эш визиты белән баруында латвия компанияләре һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләрен карадылар.