Идел буе сәнәгать форумы һәм 16-нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә: "Машина төзелеше. Станоклар. Корал. Эретеп ябыштыру"

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

5-7 апрельдә Түбән Новгород ярминкәсендә Идел буе сәнәгать форумы һәм 16-нчы Халыкара "Машина төзелеше. Станоклар. Корал. Эретеп ябыштыру" махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел ул беренче тапкыр Идел буе сәнәгать форумы белән бергә үтә.

Күргәзмә машина төзелеше комплексы сәнәгый һәм фәнни потенциалын күрсәтүгә, әлеге тармакта фәнни технологияләрне гамәлгә кертүгә, илебез һәм чит ил җитештерүчеләренең продукциясе һәм товарлары базарын киңәйтүгә, предприятиеләре һәм инвесторлар арасында кооперация элемтәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.  

"Машина төзелеше. Станоклар. Коралы. Эретеп ябыштыру” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында  машина төзелеше тармагының актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International