ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көне уздырды.

Чара киләчәктә Казанда Франциянең Exotest лабораториясе филиалын булдыру перспективасына багышланган иде. Лабораториядә полимер эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан автокомпонентлар өчен пластикларны сынау мөмкинлеге күздә тотыла.

"Testing laboratory Exotest" компаниясе генераль директоры Эммануэль Бин чарада катнашучыларга проект, шулай ук, полимер композицион материалларны һәм детальләрне тикшерүдә тест алымнары турында сөйләде.

Традиция буенча Полимер көне чыгышлар, ачык диалог, дискуссия рәвешендәге коммуникатив мәйданчык форматында үтте.

Бүгенге көндә мондый лабораторияләр Россия Федерациясендә бөтенләй булмау сәбәпле автокомпонентлар җитештерүчеләр мондый сынауларны чит илләрдә уздырырга мәҗбүр, бу үз чиратында финанс чыгымнар таләп итә.

Exotest лабораториясе филиалы Казанда ачылган очракта полимер композицион материаллар җитештерүчеләр тарафыннан лаборатория Татарстан Республикасы территоиясендә генә түгел, гомумән, Россия Федерациясендә дә ихтыяҗга лаек булачак.

Чарада полимер җитештерүчеләр һәм кулланучы предприятиеләр катнашты:  "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез", "Химград" Технополисы, "ТехноПромПласт" ҖЧҖ, "Магна Автоматив Рус" һәм башкалар, шулай ук, "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме автомобиль җитештерүчеләре катнашты.

10-11 апрель көннәрендә Лахорда (Пакистан) VI Халыкара Хәләл һәм Экспо конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары үсеше перспективалары турында бүген "түгәрәк өстәл" форматында депутатлар, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципалитетлар, республика бизнесы вәкилләре фикер алышты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар утырыш алдыннан "Сукыр" һәм "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыкларында ачылган җитештерү оешмаларын карадылар. Сукырда урнашкан сәнәгать мәйданчыклары 21 га территорияне алып тора, монда 9 резидент эшли, 11 предприятие эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта биредәге оешмаларда чәй һәм гөмбә җитештерелә, тент архитектурасы җитештерү предприятиесе эшли, июнь аенда сыра пешерү заводы ачылышы планлаштырыла. 

 "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре үсеше" темасына доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады.

"Түгәрәк өстәл" эше кысаларында резидентлар сәнәгать мәйданчыклары турында фикерләрен әйттеләр. Күпләр киләчәктә бизнес өчен дәүләт ярдәме кирәклегенә басым ясадылар.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

 "Казан вертолет заводы"ның  Авиация укыту үзәге  беренчеләрдән булып 2016 елның июлендә гамәлгә кергән 289 номерлы яңа Федераль авиация кагыйдәләре буенча сертификация процедурасын уңышлы үтте. Әлеге сертификат пилот, техникларны, гражданлык машиналары техник эксплуатацияләү һәм очу инженерларын укыта алу мөмкинлеген бирә.

"Ростех" дәүләт корпорациясенә кергән "Россия вертолетлары" холдингының биш укыту үзәге бар. 2017 ел ахырына кадәр "Россия Вертолетлары" холдингы «Роствертол», «НАРЗ» АҖ, «У-УАЗ», «Камов» АҖ укыту үзәкләрен дә сертификацияләүне планлаштыра.

 Федераль һава транспорты агентлыгы (Росавиация) тарафыннан расланган сертификат һәм кушымталар Казан вертолет заводы авиация укыту үзәгенең белем бирүче оешмаларга карата куелган таләпләргә туры килүе турында сөйли. Сертификат чикләнмәгән вакыт аралыгына бирелә.

 Сертификат алу белән беренчеләрдән булып Казан вертолет заводы укыту үзәгендә Кения Республикасының эчке эшләр министрлыгы очучылары, техниклары һәм инженерлары укып чыкты. Яңа укыту программасында теориягә 244 сәгать, тренажер әзерлек 54 сәгать күләмендә һәм очу әзерлегенә 36 сәгать бирелгән. Тренажер әзерлек Ми-8МТВ вертолетының комплекслы тренажерында  алып барылган. 

Казан вертолет заводы Авиация укыту үзәге 1995 елда оештырылган. 20 елдан артык вакыт аралыгында монда 9000 белгеч укытылган.

 Хәзерге вакытта Авиация укыту үзәге укытуны Ми-8/17 һәм " Ансат" тибындагы вертолетларында үткәрә. Киләчәктә шундый ук укыту программасын Ми-38 вертолетында булдыру планлаштырыла.

"Татнефть" компаниясе һәм "ТАНЕКО" АҖ хезмәткәрләре ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре яшьләре арасында узган "Яңа фикер" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Конкурсантларны бәяләүдә алдынгы тармак компанияләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларынан 70 эксперт катнашты. 2016 елда ягулык-энергетика комплексының 100 предприятиесеннән 17 тематика буенча 220дән артык гариза бирелгән иде.

"Иң яхшы инновацион фикер" номинациясендә "Җәлилнефть" белгечләре Илнур Мухлиев һәм Ленар Сәгыйдуллин проекты җиңеп чыкты, ә "Иң яхшы инновацион проект" номинациясенең «Мәгълүмати технологияләр» секциясендә «ТАНЕКО» АҖ инженер-программисты Константин Кучукбаев проекты җиңүче булды.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Сочи шәһәрендә 6-7 апрель көннәрендә узган "Акыллы җитештерү системалары" 2017 V Юбилей халыкара саммиты тәмамланды. Чараның төп темасы сәнәгать революциясе йогынтысы астында 4.0 һәм интернет җайланмаларын (IoT), җитештерү һәм идарә ситемаларын трансформацияләү мәсьәләләре булды.

Саммитны оештыручы буларак "Кайдзен" Япония үзәге" чыгыш ясады.  Саммит Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк, Краснодар краеның икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән узды.

«Роскосмос» ДК, Россия Саклык Банкы, Siemens, Bosh, Hitachi Construction Maсhinary, Россия тимер юллары, Татнефть, Газпромнефть, Ростелеком кебек эре предприятиеләр чарада беренче тапкыр катнашты.

Россиянең 27 регионыннан 250 катнашучы яңа буын җитештерү системалары үсеше векторы хакында фикер алыштылар. Бу Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда Лин - җәмәгатьчелеге өчен яңа тема.  

Чара кысаларында Япония, Германия, Финляндия, Бөекбритания, Россия компанияләре белгечләре үзләренең эшләнмәләре белән уртаклаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Олег Прозоров җитәкчелегендә Россиядә Бельгия-Люксембург Сәүдә Палатасы делегациясе белән очрашу узды.


7
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елның 5 апрелендә теркәлгән “Балалар туклану продуктлары бәяләренә өстәмә бәяләр куюны җайга салуны бетерү турында” 1-28/858 номерлы хаты белән Дәүләт комитетының түбәндәге карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында карарын кабул итүе турында хәбәр итә: Дәүләт Комитетының 2011 елның 29 июлендә теркәлгән “Балалар туклану продуктларына (азык концентраты) бәяләренә берәмләп һәм күпләп сатуда өстәмә сәүдә бәяләре кую чикләрен билгеләү турында” 8-13нче/соц номерлы карары һәм 2011 елның 19 августында теркәлгән Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 29.07.2011 8-13нче/соц карарына “Өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында” 8-16/соц номерлы карары.

7 апрель көнне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы фармацевтик тармагы үсешен стимуллаштыру һәм перспективалары мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды.

Бүген 7 апрельдә "Казаноргсинтез" АҖ 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерларның еллык Гомуми җыелышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында төп доклад белән "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул акционер җәмгыятьнең үткән елны яхшы финанс күрсәткечләр белән тәмамлавын билгеләп үтте. Хисап елында 75,2 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6,4 млрд. сумга яисә 9,4 процентка күбрәк. Физик күләм индексы 104,1 процент тәшкил иткән. "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елда чиста табышы 18 млрд 170 млн сум тәшкил иткән.

Товар продукциясенең структурасы 2016 елда узган елга караганда чагыштырмача үзгәргән. Товар продукциясе структурасында төп урынны этилен полимерлары һәм поликарбонатлар алып тора.  "Казаноргсинтез" хезмәт хакын һәм тулы күләмдә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга да салымнарны үз вакытында түли. Акционерлар "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елның еллык хисабын һәм бухгалтер (финанс) хисабын раслады.

Шулай ук, бу көнне компаниянең Директорлар советының яңа составы сайланды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовтан тыш, "Казаноргсинтез" Директорлар советына "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, "Связьинвестнефтехим" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, "Газпром эшкәртү" ҖЧҖ генераль директоры Марат Гәрәев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков һәм башкалар керде.

ТР Президенты тәкъдиме белән Директорлар советы рәисе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International