Саров шәһәренә Татарстан Республикасы делегациясенең эш визиты

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

6 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Саров шәһәренә эш визиты белән барачак.

Чарада республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге, "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ", "Татнефть", “А. М. Горький исеменәге Яшел үзән заводы", "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы” - "Туполев" филиалы, "Сетевая компаниясе", "Татэнерго", Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре катнашачак.

Бу көнне Россия федераль атом төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтының һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең уртак эшләр юнәлеше буенча киңәшмә узачак.

ТР делегациясенең Саров шәһәрендәге визит программасында лазерлы физика институтына бару, РФЯЦ-ВНИИЭФ атом-төш корал музеен күрү, ИТМФ санлы үзәге белән танышу бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International