5 апрель көнне Казан милли тикшеренү технология университетының Б корпусы актлар залында IV Республика яшьләр инновацион проектлары конкурсының ябылу тантанасы булды.
Конкурсның концепциясе иң яхшы мәктәп укучыларын сайлап алудан һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерүдән тора.
Катнашучылар өстәмә компетенцияләр үзләштерәләр, бизнес һәм фән дөньясы турында яңа мәгълүмат алалар, шулай ук, Татарстанның инновацион бизнес-структуралары һәм университетларыннан күп кенә экспертлар белән танышалар. Бу ТР мәктәп укучыларына проектлы белем бирү Ассоциациясе ярдәме белән мөмкин булды. Быел бу дәрәҗәле конкурста 53 проект катнашты. Укучылар үзләренең проектларын Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Ютазы районнарыннан, шулай ук, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән алып килделәр.
Конкурсның мөхтәрәм кунаклары "Химград" АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Белякова, "Идея" Технопаркы ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркы бизнес-инкубатор җитәкчесе Сәйяр Сабиров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Андрей Федоров булдылар.