6 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә урнашкан Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ) булды.
Гадәттәгечә, төбәк башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатып йөрде. Шулай ук, ТР эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә делегация составына керде: "Казан вертолет заводы" ААҖ, "КАМАЗ", "Татнефть", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Сетевая компания" АҖ, "Татэнерго" һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре.
Визит барышында Татарстан Республикасы вәкилләре Лазер физикасы институты һәм Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге экспонатларны күрделәр.
Аннан соң РФЯЦ-ВНИИЭФ атом-төш корал музеен карадылар, академик, илебездә атом-төш физикасына һәм атом сәнәгатенә нигез салучыларның берсе Юлий Харитон һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Атом-төш үзәгенең Галимнәр йортында Татарстан делегациясе әгъзаларына илебездәге программа белән тәэмин итү эшләнмәләренең проектлары экспозициясен тәкъдим иттеләр.
Визит азагында «Цифрлы икътисад – Россиянең киләчәге. Бердәм команда» темасына киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковский, РФЯЦ-ВНИИЭФ директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
РФЯЦ-ВНИИЭФ матбугат хезмәте материаллары буенча.