Ford Sollers март аенда Россия Ford автомобильләрен сату саны 4173 тәшкил итүе турында хәбәр итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% ка күбрәк һәм узган ай нәтиҗәләренә карасак 41% артыграк. 2017 елның беренче кварталында барлыгы 9 380 автомобиль сатылган.
Ford модель рәте арасында максималь сатылуга Россиядә җитештерелгән "Ford Transit" иреште –2017 елның беренче кварталында 55% ка күбрәк. Бу модель сатылышы тотрыклы рәвештә бер айдан икенче айга артып бара. Шулай итеп, узган елның март аеннан 54% ка артык һәм 596 автомобиль тәшкил итә. Гомумән алганда, елның беренче өч аенда 1 418 Ford Transit сатылган.
Шулай ук, беренче кварталда сатуда үсешне Ford кроссоверы күрсәтте. Март ае нәтиҗәләре буенча алар арасында лидерлыкны Ford Kuga алды – 936 автомобиль, бу узган елның март аена караганда 18% ка күбрәк. Иң күп сатылуны компактлы кроссовер Ford EcoSport күрсәтте – март аенда 104% ка күбрәк, ә 2017 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча 46% артык. Ford Explorer линейкасы флагманын сату беренче кварталда 10% артты.
Сатуларның артуына Россиядә җитештерелгән Ford брендының кайбер модельләренә бәяләр төшү дә, шулай ук, сатуга яңа Ford Kuga чыгу да сәбәпче булды.
Ford Sollers 2017 елның март аеннан клиентларга Ford автомобиленә отышлы бәяләр тәкъдим итә.