ТР Министрлар Кабинетында “Май” указлары белән каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру торышы каралды

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
 

24 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә башкару дисциплинасы , халык тормышының сыйфат индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт биремен үтәү нәтиҗәләре турында Россия Федерациясе Президенты указларын гамәлгә ашыру турында 2012 елның 7 маендагы 569-601, 606 номерлы указлары һәм аларны киләчәктә гамәлгә ашыру буенча бурычлар мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Катнашучылар “май” указлары белән каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру торышы, шулай ук халык тормышының сыйфат индикаторлары хакында фикер алыштылар. Шулай ук  табышлары булмаган предприятиләр мәсьәләләре, сәламәтлек өлкәсендәге дәүләт сәясәтен камилләштерү, гражданнарны һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык сыйфатын үстерү чаралары хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International