1 ноябрьдә ENES-2015 энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумын үткәрү кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчеләрен сайлау буенча интернет-тавыш бирү башлана

2015 елның 30 октябре, җомга
 

 2015 елның 1 ноябрендә ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләрен сайлау буенча ачык интернет-тавыш бирү старт ала.

Интернет тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе сайлаган төбәк этаплары проектлары катнашачаклар. Татарстан Республикасынан бәйгедә катнашу өчен 12 заявка җибәрелде.

Тавыш бирүдә барлык теләүче катнаша ала.

Тавышларны кабул итү вакыты: Мәскәү вакыты буенча 1 ноябрь 10 сәгать 00 минут – 10 ноябрь, 23 сәгать 59 минут 59 секунд.

Открытое интернет- тавыш бирү  “Интернет” челтәрендә түбәндәге адреслар буенча оештырыла:

ENES һәм энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә  гамәлгә ашырылган проектларның икенче Бөтенроссия бәйгесе буенча: http://enes-expo.ru/ru/golosovanie-2015;

Массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең  мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләрен сайлау буенча беренче Бөтенроссия бәйгесе буенча: http://медиатэк.рф/golosovanie/.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның 19-21 ноябрьдә ENES-2015 энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумын үткәрү кысаларында узачак (Мәскәү шәһәре, Гостиный двор).

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы ачык интернет –тавыш бирүдә катнашырга һәм Татарстан Республикасы проектларына ярдәм итәргә чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International