Татарстан Республикасыныж кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
 

2015 елның 21 октябрендә «Татнефть» САҖ (Әлмәт шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

2015 елда Татарстанның нефть компанияләре табышны һәм керемне арттырган, әмма бу табыш күләме узган елдагыдан күпкә ким, дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов. Нефтьчеләргә эшне яңа шартларда көйләргә, кертемнәрнең нәтиҗәлелеген анализларга зарури, дип ышаныч белдерде Татарстан Республикасы  Президенты.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече нефть компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть чыгарган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 116 мең тоннага күбрәк, диде «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International