2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов техник фәннәр докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры Евгений Кабловка А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан Кремлендә Губернаторлар сараеның камин залында узган бүләкләү тантанасында катнашты.
Премияне тапшырган вакытта Татарстан Президенты мондый бүләкләүнең беренче тапкыр узганын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, премияне алу өчен үзебезнең һәм чит ил инженерларыннан гаризалар алынган, дип искәртеп үтте.
Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия 2014 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә кертелгән. Премия алга таба республикада инженерия фәннәрен үстерү, галимнәрне атаклы фәнни хезмәтләре, ачышлары өчен бүләкләү һәм танылган самолет төзүчесе, конструктор Андрей Туполев исемен мәңгелләштерү максаты белән булдырылды.
Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә ике елга бер тапкыр, Андрей Туполевның туган көне - 10 ноябрьдә тапшырыла (2015 елдан башлап). Бүләккә лаек булган шәхесләргә "Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия лауреаты" исеме бирелә һәм премияне гамәлгә кую турындагы указ имзаланган көнгә 5 мең долларга тәңгәл акча (Россия акчасы белән), диплом һәм истәлек медале тапшырыла.
2015 елның 10 ноябрендә ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләрен сайлау буенча ачык интернет-тавыш бирү тәмамлана.
Интернет тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе сайлаган төбәк этаплар проектлары катнаша. Татарстан Республикасынан бәйгедә катнашу өчен 12 якын заявка җибәрелде.
2015 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5%ка кимегән, шулай ук республикада җитештерелгән алкогольне реализацияләү – 4%ка. Бу күрсәткеч аеруча Аксубай, Югары Ослан, Алексеевск районнарында һәм Казанда кимегән.
Ул ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәк, бу аеруча мунициципаль районнарда актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда алкоголь продукциясен законсыз сату урыннары юк ителгән. Мәсәлән, өченче кварталда Әлмәт районында 19 мең литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе сатылган, Кукмара районында – 10 мең литрдан артык, Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында өч ай эчендә берәр шешә аракы тартып алынган. Әлки һәм Алексеевск районнарында өченче кварталда 17 һәм 16 суррогат алкоголь сату урыны юк ителгән.
Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е – балалар. 9 ай эчендә алкогольдән агуланып республикада 274 кеше һәлак булган.
Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен тикшереп тору буенча җитди чаралар федераль дәрәҗәдә дә кабул ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның 9 ае эчендәге 5023 алкоголь базары объекты тикшерелгән, аеруча Алексеевск районында, Казанда актив эш алып барылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 45 мең литр законсыз алкоголь продукциясе тартып алынган. Ел башыннан бирле республикада 119 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь тартып алынган. 2015 елның 9 ае эчендә штрафлар суммасы 7,8 млн. сум тәшкил иткән. Алкоголь продукциясен законсыз тарату буенча117 сату урыны юк ителгән.
2015 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөк машиналары "Дакар-2016" раллиена китәр алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты.
Чара Чаллы янындагы команданың сынау полигонында узды. Рөстәм Миңнехановка раллига әзерлек турында сөйләделәр, узышларга әзерлек кысаларында йөк машиналарының камилләштерелгән детальләрен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов пилот Эдуард Николаевның "КАМАЗ" автомобилен шәхсән сынап карады.
Бу узышларда Россиянең 4 экипажы - Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников, шулай ук механиклар һәм штурманнар катнашачак.
«Дакар-2016» раллие 2 гыйнварда Буэнос-Айреста (Аргентина) старт алачак. Барлыгы йөк машиналары 9 мең км юл үтә, финиш - 16 гыйнварда.
2016 ел раллие Аргентина һәм Боливия территорияләре аша узачак.
2015 елның 3 ноябрендә “Татарстан Республикасы иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү “Продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын үстерүдә зур өлеш керткән өчен” яңа инфраструктуралы номинациядә бүләкләү узды.
Стандарлар көнен һәм Сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты.
Эксперт комиссиясе карары нигезендә 2015 елда әлеге бәйге түбәндәге номинацияләрендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
Кичә, 4 ноябрьдә Казанның Үзәк стадионы янында Меңьеллык мәйданда “Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган митинг узды. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 16 вәкиле катнашты.
Катнашучылар арасында “Бердәм Россия”, “Гадел Россия”, ЛДПР, КПРФ сәяси партия вәкилләре катнашты. Моннан тыш, митингта Казан вертолетлар заводы, Горбунов исем. КАПО,Татарстанның төрле вузлар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чараны Татарстан Республикасы "Ватан" берләшмәсе" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм Татарстан Республикасы Мөстәкыйльлекне үстерү үзәге оештырды.
Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “CNMTC” Кытай милли станоклар төзү компаниясе Вице-президенты Лян Фэн әфәнде җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды.
Чара кысаларында Кытай делегациясе вәкилләре 3 компаниягә презентация үткәрделәр, алар арасында - Кытай милли станоклар төзү компаниясе, «Хуанчжун СиЭнСи» Ухань станоклар төзү корпорациясе һәм «Пекин Раундэнс СиЭнСи Машин Тулз Ко» машина төзү корпорациясе. Очрашуда шулай ук «Казан Гипронииавиапром»ы АҖ вәкилләре дә катнашты.
Яклар хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, шул исәптән, Татарстан Республикасында станоклар төзү буенча уртак җитештерүне булдыру, хезмәттәшлек итү буенча эш төркеме булдыру турында да килештерләр.
Шулай ук Равил Зарипов Кытай делегациясен «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәгә һәм «TechnoСварка» X махсуслаштырылган күргәзмәгә чакырды. Әлеге чаралар “Казан ярминкәсе”ндә быел 2-4 декабрьдә узачак.
3 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Координация киңәшмәсенең һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын уздырганда үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Шулай ук эре җитештерү предприятиеләре нигезендә ирекле халык дружиналарын булдыру практикасын да искә төшерде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләгәнчә, урам җинаятьләрен нәтиҗәле профилактикасы ирекле халык дружиналары эшчәнлеге һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын үстерү белән дә бәйле.
“Имин шәһәр” системасындагы иң перспектив сегмент итеп, Артем Хохорин видеокүзәтүне атады. Мондый мәсьәләләрне хәл итүдә баш координатор итеп, Артем Хохорин Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын тәкъдим итте.
Ирекле халык дружиналарының активлашуы белән беррәттән, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вәкаләтле полиции участоклары һәм җәмәгать иминлеген саклау пунктлары өчен административ –торак комплексларын төзүне дәвам итү мөһим икәнен ассызыклады.
Шуңа бәйле рәвештә Артем Хохорин «Муниципаль милиция турында» Татарстан законын кабул итәргә, шулай ук субъектларга полиция хезмәткәрләренең өстәмә санын мөстәкыйль рәвештә финанслау мөмкинлеген бирү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узды. Мәскәү делегациясен Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкләде.
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов та катнашты.
2015 елның 31 октябрендә «Йолдыз» ҖЧҖ предприятиесе территориясендә Татарстан Республикасының тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегү” белгечлеге өлкәсендә эшче һөнәрчелек осталыгы буенча республика бәйгесе узды. Бәйгенең төп максаты – эшче һөнәрчелекләрнең абруен үстерү, тармак хезмәткәрләренең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.
Әлеге чараны үткәрүдә Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы Федерациясе рәисе Исхакова Зилә Зәмир кызы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Республика бәйгесендә тегү сәнәгате предприятиеләре вәкилләре – фабрика эчендә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре катнашты. Бәйгедә катнашучылар теоретик һәм практик күнекмәләр аша үз осталыкларын күрсәттеләр.
Беренче урынны Наталья Фадеева биләде (“Кукмара тегү фабрикасы” ААҖ);
Икенче урында - Елена Бахирева («Бросско» ҖЧҖ);
Өченче урында - Альбина Шәмсетдинова («Бөгелмә тегү фабрикасы» ҖЧҖ).
Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.