31 октябрьдә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең Гала-концерты узды.
Фестивальнең зона этапларында һәм гала –концертта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укып китте.
Әлеге кичәдә Татарстан Республикасының 22 предприятие коллективы танылган классик һәм заманча җырлар башкарды.
«Кече вокал формасы» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы башкарма секретаре Александр Барышев һәм «Татмедиа» Республика матбүгат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова бүләкләде. Беренче урынны “Казан вертолетлар заводы” САҖ «MusicTandem» дуэты, Чаллы шәһәре 6 шәһәр поликлиникасыннан Диана Константинова, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” ААҖ Андрей Волков һәм Валерий Новиков, «Татнефть» САҖ Рамил Шафиков алды.
«Хореография» һәм «Дан минуты» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм “Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларның яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының директоры Владислав Майоров котлады.
«Хореография» номинациясендә беренче урынны «Генерирующая компания» ААҖ бию коллективы, «Туполев» САҖ филиалы - С.П. Горбунов исем. Казан авиация заводының«Авиатор»иҗат коллективы, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе» һәм «Нижнекамскнефтехим» САҖ бию коллективы яулады.
«Дан минуты» номинациясендә беренче урынны «КАМАЗ» САҖ иҗат коллективы яулады.
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының республика фестивалендә республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18-35 яшьтәге яшьләргә иҗадый планда – музыкада, хореографиядә, сәнгатьле сөйләмдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.