"АРТ-галерея. Казан" 7 махсуслаштырылган күргәзмә узачак

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
   

2015 елның 22-26 октябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә  «Арт-галерея. Казан 2015» 7 махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмәнең танатаналы ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Күргәзмәдә Россиянең 32 шәһәреннән, шул исәптән, Екатеринбургтан, Казаннан, Мәскәүдән, Новосибирсктан, Пермь шәһәреннән, Самарадан, Санкт-Петербургтан, Уфадан, шулай ук 5 чит илдән - Беларусь  Республикасыннан, Дагыстаннан, Казахстаннан, Төркмәнстаннан, Үзбәкстаннан 180 иҗат кешеләре һәм коллективлары катнашачак.

«Арт-галерея. Казан 2015» 7 махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашучылар киң спектрдагы иҗадый эшләр тәкъдим итәчәкләр:графика, витражлар, керамика, дизайнерлар киемнәре, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, интерьер әйберләре, күннән, мехтан, металлдан эшләнгән  әйберләр.

Шулай ук күргәзмә кысаларында мәдәни программа да оештырылачак: «Алга» арт-объектларның иҗадый бәйгесе, сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар, шулай ук төрле шоу-күргәзмәләр,иҗадый коллектив чыгышлары һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International