«Вверх!» алтынчы республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
 

27 октябрьдә  Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Татарстан Республикасы иҗадый яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихоболов, Татарстан Республикасы ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Кадрлар резервы” республика проектының башкаручы директоры Андрей Петухов сәламләү сүзендә, әлеге проект турында, аның максатлары һәм бурычлары хакында хәбәр итте.

Быел бәйгедә катнашу өчен Татарстанның 18 муниципаль районыннан 149 кеше гариза биргән. Алар арасыннан 42 кеше финалга чыкты, алар - вузлар һәм ссузлар студентлары, яшьләр.

«Вверх!» алтынчы республикакүләм бәйгесенең финалга чыгучыларга Васил Шәйхразиев тантаналы рәвештә җиңүче дипломнарын тапшырды.

Татарстанның 9 муниципаль районыннан 42 финалист дипломнар алды. 21 катнашучы  «Вверх» бәйгесе  җиңүчесе булды. 10 катнашучы - «Вверх» республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча  махсус проектлы практика хокукын яулады, 6 катнашучы –«Иннополис» МИЗда стажировка үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International