2015 елның 27 - 30 октябрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында «Химия-2015» XVIII халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.
Быел «Химия» күргәзмәсе үзенең 50 еллыгын һәм СССРның химия сәнәгате министры Л.А.Костандованың тууына 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.
«Химия» проекты 1975 елда күргәзмә индустриясенең Бөтендөнья ассоциациясе Билгесен (UFI) алучы Россиядә беренче күргәзмә. Ул шулай ук Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр берләшмәсе тамгасы (РСВЯ) белән билгеләнде
«Химия» күргәзмәсе бүгенге көндә «Хим-Лаб-Аналит», «Химмаш. Насосы», «Зеленая химия», «Индустрия пластмасс» махсуслаштырылган күргәзмәләрне үз эченә алган мега-проект. Юбилей күргәзмәдә 24 илдән 400 компания катнаша: Австрия, Белоруссия, Бельгия, Бөекбритания, Германия, Һиндыстан, Ирландия, Казахстан, Канада, Кытай, Латвия, Литва, Нидерланд, Португалия, Россия, Корея Республикасы, Сингапур, АКШ, Украина, Финляндия, Франция, Швейцария, Эстония, Япония катнаша. Белоруссия, Германия, Кытай һәм Франция милли экспозицияләр тәкъдим итә.
Күргәзмәнең яртысыннан күбрәге - Россиянең әйдәп баручы химия предприятиеләре. Алар арасында шулай ук Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре - «Татнефть» САҖ, «Казаньоргсинтез» САҖ, «Нижнекамскнефтехим» САҖ, «Таиф НК» ААҖ һәм башкалар.
Татарстан предприятиеләре химия, нефть химиясе, төзелеш һәм лак-буяу тармагы, резина технологияләре сәнәгате һәм ягулык-энергетика комплексы өчен алдынгы технологияләр, яңа инженер эшләнмәләр, чимал һәм җиһазлар тәкъдим итәләр.